Сабирҗан Кунакбаев (Сабирҗан Абдулла улы Кунакбаев, , — , ) — галим-селекционер, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1987).
Тәрҗемәи хәл Игенче гаиләсендә туа. Земство мәктәбендә дүрт ел укый. Уфада Хәкимия мәдрәсәсен тәмамлый.
К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хужалыгы академиясен тәмамлый (1927). 1932 елдан Башкортстан селекция станциясендә бүлек мөдире урынбасары, директор урынбасары. 1955 елдан Башкортстан авыл хужалыгы фәнни-тикшеренү институтында агротехника бүлеге мөдире, директор урынбасары.
1958 елдан Башкортстан игенчелек һәм селекция фәнни-тикшеренү институтында көзге культуралар селекциясе лабораториясе мөдире.
Фәнни эшчәнлеге Хезмәтләре авыл хужалыгы культуралары селекциясенә карый. Кунакбаев арышның югары уңышлы интенсив сорты селекциясенең теоретик нигезен эшли, дөньяда беренче булып кыска сабаклы «Чулпан» сортын чыгара. Ул шулай ук арышның «Саратовка чишминская» (1949), «Чишминская 2», «Чишминская 3» (икесе дә 1963 елда), «Чулпан 3» (1979), карабодайның «Чишминская» (1972), «Дёмская» (1981); терлек азыгы өчен тритикаленең — «Башкирская 1» (1984) сортлары авторы.
Бүләкләре Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Шәрәфлек билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән ССРБ ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре; БАССР Югары Советы Президиумының 4 Мактау грамотасы, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Аның турында Самихов Х.И. Звезда утренней зари. — Уфа: БНИИЗИС, 1995.
Искәрмәләр
Чыганак Онлайн - энциклопедия Tatarica. Кунакбаев Сабир Абдулла улы
Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Кырмыскалы районында туганнар Төркем:РСФСР атказанган агрономнары