Мөхәммәт Зәкәрия (, , 1942 ел, Вентура, Калифорния, АКШ) — каллиграф, ислам каллиграфиясе сәнгатенең Америкадагы иң күренекле вәкилләренең берсе.
Тәрҗемәи хәле 1942 елда АКШта Вентура шәһәрендә (Көньяк Калифорния) туган. 19 яшенә кадәр Калифорниядә машинист булып эшләгән. 1961 елда (19 яшендә) Мароккода ялда вакытта ислам динен кабул итә. Берничә ел үзлегеннән гарәп телен өйрәнгәч һәм ислам каллиграфиясе буенча белемен күтәргәннән соң, Төркиягә каллиграф өйрәнчеге булып китә. Марокко, Испания, Бөекбританиядә гарәп һәм ислам каллиграфиясе сәнгате үзенчәлекләрен өйрәнә. 1988 елда Хәсән Чәләбидән ислам каллиграфы дипломы (иҗазәтнамә) ала. Төркиядә ислам каллиграфиясе сәнгате өлкәсендә ике премиягә лаек була. 2012 елдан Вирджиния университетының шәрәфле докторы.
Кызыклы факт
2001, 2011 елларда АКШ почта хезмәте почта маркаларының мөселман бәйрәмнәренә багышланган махсус сериясен («Бәйрәм сәламе» яки «Гает бәйрәме белән котлаулар») чыгара U.S. Muslims Push Stamp As Symbol of Acceptance. Әлеге маркаларга иллюстрацияләр итеп Мөхәммәт Зәкәриянең каллиграфик рәсемнәре алына.
Әдәбият Хусам Диб. Путеводитель по ИсламуПрезентация книги Путеводитель по Исламу (Muhammad Pocket Guide). М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
Сылтамалар Выдающийся американский мастер исламской каллиграфии Islamic Calligraphy with Mohamed Zakariya
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар Төркем:Хаттатлар Төркем:Америка хаттатлары