Шәех Зәет мәчете (гарәп. — «җәмигъ әш-шәех зәйед») — БГӘ башкаласы Әбу-Даби шәһәрендә урнашкан гыйбадәтханә. БГӘ дәүләтен нигезләүче һәм беренче дәүләт башлыгы булган шәех Зәет ибн Солтан ән-Нәхәйян (1918-2004 хөрмәтенә төзелгән.

Тарих

Шәех Зәет мәчете — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур мәчете. Шулай ук зурлыгы буенча дөньяда 8нче урында исәпләнә. Мәчетнең мәйданы 5 футбол стадионы мәйданына тиң.

Мәчеткә берьюлы 40 мең кеше сыя ала.

Мәчетнең 82 гөмбәзе һәм 107 м биеклектәге 4 манарасы бар.

Әлеге гыйбадәтханә идәненә дөньядагы иң зур келәм җәелгән (5 627 ). Келәм «Иран келәмнәре» ширкәте тарафыннан әзерләнгән. Рәссамы — Али Халики (Иран). Келәмнең мәйданы — 5 627 кв. м. Келәмне тукуда 1 200 тукучы хезмәт куя. 20 техник төркем, 30 эшче җәлеп ителә. Келәмнең авырлыгы — 47 тонна (35 тонна йон, 12 тонна мамык). Келәм 268 000 төен бар..

Түшәменә дөньядагы иң зур люстра эленгән (биеклеге 15 м, диаметры 10 м).

Шәех Зәет мәчете туристлар өчен (җомга көненнән кала) иртәнге 9 - 12 сәгатьләр арасында ачык, керү бушлай.

Мәчетнең «Кыйбла» диварындагы «Аллаһының 99 гүзәл исеме (сыйфатлары)» каллиграфиясен БГӘ хаттаты Мөхәммәт Мәнди әл-Тамими ясаган.

Чыганаклар Хусам Диб. Путеводитель по ИсламуПрезентация книги Путеводитель по Исламу (Muhammad Pocket Guide). М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар Шәех Зәет мәчетенең рәсми сайты Әбү-Даби туристлык үзәгенең рәсми сайты Аллаһының гүзәл исемнәре. Шәех Зәет мәчете

Искәрмәләр

Төркем:Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәчетләре