Карашай-Саклау — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл.

Географиясе Карашай-Саклау Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 236 чакрым, ә район үзәге Сарманнан төньяк-көнчыгышка таба 28 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих 1735 елда нигезләнгән. Демография Халык саны18701897192619381949195819701979198920022010303680826927590516580468330347 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 322 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,45%, башка халыклар — 1,24%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,31%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Авылда туган күренекле кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1923-07-20 Нәкыя Cәфәрова мәктәп укытучысы 2021-03-26 Казан 1940-04-10 Әмирҗан Гәрәев Самара дәүләт медицина университеты хәрби табиб Мәскәү 1941-08-12 Әзһәр Хөсәенов сәнгать җитәкчесе 2019-09-27 Казан 1954-03-18 Розалия Таҗиева Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ветеринар

Әзһәр Хөсәенов (1941―2019), Минзәлә, Курчак театры, Камал театры директоры. Әмирҗан Гәрәев (1940―2005), генерал-майор, хәрби табиб, РСФСР атказанган табибы. Әлфинә Сибгатуллина (1962), филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме (Төркия). Нәкыя Cәфәрова (1923―2021), Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучы; сәясәтче Әсгать Сәфәровның әнисе. Рафаэль Солтанов (1946―1974), спорт мастеры, татарча көрәш буенча РСФСР чемпионыКарашай-Саклау мәктәбе сайтында. Розалия Таҗиева ( Солтанова; 1954), Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы. Дин

Ислам Гаязетдин мәчете Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Әдәбият Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000. Искәрмәләр