И́ндра (), яки Ша́кра ( — турыдан-туры тәрҗемә иткәндә. куәтле, көчле) — Ходайлар патшасы (Дэва) һәм Ведизмда, Буддизмда һәм Һинд динендә Сварга күк патшашлыгының хөкемдары. Индра - Ригведа Ходайларының иң өлкәне, яшен җибәрүче (яңгыр Ходае) һәм еланнар белән көрәшүче; дэваларны аларның асураларга каршылыгында җитәкләүче сугыш Ходае. "Ригведа" гимннары аңа күкне күтәрүче демиург буларак дан җырлыйлар. Ул Вала караңгылыгыннан таңны (Ушас) коткара һәм Вритра аждаһасын җиңә. Зевс кебек үк, Индра шаяртулар эшли, алар өчен җәза ала. Индраның эпитетлары күп. Аның коралы - ваджра, ә ваханасы - Айравата филе.
Индра кшатрийлар варнасының төп яклаучы Ходае булып санала Баландин Р. К. Сто Великих Богов. М.: «Вече» 2003..
Индра теонимы — гомумари һәм "Авеста"да һәм Гиндукуш динендә очрый. Теонимның этимологиясе ачык түгел - аның субстрат (Урта Азия) килеп чыгышы турында һәм Һинд-Европа килеп чыгышы турында юрамалар бар.Alexander Lubotsky. Indo-Iranian substratumJulius Pokorny. Indogermanisches Etymologisches Wörterbuch, 1959. № 1406..
Эпитетлар Шатакрату (, ) — «100 корбан биргән» Шатаманью (, ) — «Йөз ярсулы» Шакра (, ) — «Куәтле» Пурандара (, ) — «Катыны җимерүче» Магхава (, ) — «Юмарт» Махендра (, ) — «Бөек Индра» Ваджрабхарт — «Күк күкрәүне тотучы» Вритрахан — «Вритраны җиңүче» Сахасракша — «Мең күзле». Балахан — «Баланы җиңүче» Аджа () — «Тумаган» Аджайкапада или Аджа Экапад — «Бер аяклы Кучкар» (йолдызлыкның тулы атамасы) Васава' (, ) — «Изгеләрнең хөкемдары», Индраның туу исеме.
Шулай ук карагыз
Индралока Варуна Индрик (мифология) Зевс Перун Тор Арджунавиваһа
Әдәбият
Топоров В. Н.'' Сравнительный комментарий к одному мотиву древнеиндийской мифологии — Индра-муравей // Древняя Индия. Историко-культурные связи. , 1982. С. 326—341. Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине