Айдарбәк Сарманбетов, Айдарбәк Имангази улы Сарманбетов (; 1953 елның 8 июне, СССР, Кыргыз ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Эссек-Күл районы, Долинка) ― язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче, рәссам. Кыргыз Республикасының мактаулы мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 8 июнендә Кыргыз ССР Эссек-Күл өлкәсе Эссек-Күл районы Долинка (1990 елдан ) авылында туган. Чыгышы белән Эссек-Күл кыргызларының бугу нәселеннән. Әтисе ягыннан бабасы Сарманбет волость старшинасы булган. Әнисе ягыннан бабасы бөркетче һәм халыкның тарихын бик яхшы сөйләүче, шәҗәрәләрне белүче гыйлем кеше булган. Әтисе Имангази да әдәбиятка якын, грамоталы кеше булган. Айдарбәк мәктәпкә барганчы ук хәреф танып, китапларны мөстәкыйль уку дәрәҗәсенә җиткән. Җиденче сыйныфтан башлап мәктәпне тәмамлаганчы 1 472 китап укыганЛенар Шаех. О себе, о времени, о литературе. «Казанский альманах»

Совет Армиясендә Казакъстанда хезмәт итеп кайтканнан соңНазарбек БАЙЖІГІТОВ. Айдарбек Сарманбетов: Абайды оқыған сайын ақылың толыса түседі. egemen.kz, 12.03.2020, 1973 елда «Кыргызавтомаш» заводында эшче, «Кыял» халык һөнәрчеләре берләшмәсендә, Кыргыз сәнгать фондында мастер-рәссам булып эшләгән. 1986―1992 елларда читтән торып Кыргыз дәүләт университетында (2002 елдан Йосыф Баласагуни исемендәге ) укып, журналист белгечлеге алган.

1990 елдан ― «Камвольщик» газетасының хәбәрче-тәрҗемәчесе, «Дыйкандар» газетасының бүлек мөхәррире, «Кыргыз руху», «Zаman Кыргызстан», «Кыргыз Туусу» газеталарының баш мөхәррир урынбасары, «Дил» һәм «Кеңеш» иҗтимагый-сәяси газеталарының баш мөхәррире, 2007―2009 елларда Кыргыз Республикасының Милли Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе булып эшләгән, «Кыргыз адабияты» газетасының баш мөхәррир урынбасары, 2009 елдан ― «Жаңы Ала-Тоо» халыкара әдәби-сәнгать журналының баш мөхәррир урынбасары, редакция советы рәисе.

Кыргызстанда кыргыз телендә квартал саен чыга торган «Төрки дөнья әдәбияты» журналының баш мөхәррире. Халыкара иҗтимагый поэзия академиясенең генераль директоры.

1996 елдан Кыргызстан Милли Язучылар берлеге, 1992 елдан Кыргызстан Журналистлар берлеге, Евразия Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗаты Беренче хикәясе 1967 елда «Кыргызстан пионери» газетасында ,асылган. Күләмле әсәрләре республика һәм чит ил матбугаты битләрендә 1982 елдан бирле басыла. Кыргызлар тарихын архив документлары, тарихи китаплар, халык авыз иҗаты ярдәмендә өйрәнә.

Утызга якын китап авторы. Әсәрләре дөньяның 20 теленә: татар, төрек, казакъ, уйгыр, төрекмән, гагауз, азәрбайҗан, кытай, рус һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Китапларының яртысы диярлек ― тәрҗемәләр: АКШ, Төркия, Израиль, Казакъстан, Гагаузия, Татарстан язучыларын тәрҗемә итә. Китаплары чит илләрдә басыла.

2019 елда Татарстан китап нәшриятында, «Төрки әдәбият» сериясе кысаларында, татар телендә «Изге үр» («Святой холм») хикәяләр китабы нәшер ителгән (хикәяләрне Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Гөлназ Хөҗҗәтова, Рәшит Бәшәр тәрҗемә иткән, китапны төзүче Ленар Шәех). Казанда чыгучы «Безнең мирас» журналының 2020 елның 10―11 саннарында «Тугандаш халыклар әдәбияты» бүлегендә «Таш батыр турында риваять» хикәяте басылган (русчадан Ләбиб Лерон тәрҗемәсе). Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының 2026 елның февраль санында «Кардәш халыклар иҗаты» рубрикасында Айдарбәк Сарманбетовның «Изге үр» әсәре дөнья күргән (кыргызчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 елда «Кыргыз маданияты» газетасы үткәргән фантастик хикәяләр конкурсы җиңүчесе, 1995 елда «Манас―1000» дирекциясе һәм Кыргыз Республикасы Журналистлар берлеге Халыкара конкурсы җиңүчесе, Кыргызстанда ЮНЕСКОның «2008 ел ― Мәхмүт Кашгари елы» программасы кысаларында Евразия Язучылар берлегенең хикәяләр конкурсы җиңүчесе, 2009 елда Кыргызстандагы Казакъстан илчелеге үткәргән «Кыргызстан―Казакстан түбөлүк достук» конкурсы җиңүчесе, Кыргызстанның күп санлы конкурсларында җиңүче (2006 елда Кыргызстан Республикасы Жогорку Кеңеше, 2003 елда Кыргызстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, 1994 елда Фридрих Эберт фонды һ.б. уздырган конкурслар), 1995 ― «Манас―1000» медале, 2008 ― Кыргыз Республикасы Мәдәният министрлыгының «Кыргыз Республикасы Мәдәният отличнигы» күкрәк билгесе, 2010 ― Казакъстанның «Мәңгелек дуслык» премиясе, 2012 – Төркиянең Мәхмүт Кашгарый исемендәге премиясе, 2014 – ТӨРКСОЙның алтын медале, 2018 – Кыргызстанның «Алтын қалам» премиясе, 2017 – РФ Лермонтов комитеты чыгарган Кайсын Кулиев медале, 2017 – Кавказ фән, мәдәният, мәгариф һәм бизнес иҗтимагый академиясе академигы ― социаль әһәмияткә ия мәдәни-агарту программаларына актив ярдәм иткән өченКыргызского писателя А. Сарманбетова наградили за творчество в Кабардино-Балкарии. АКИpress, 21.11.2017Кыргызский писатель награжден за своё творчество в Кабардино-Балкарии. Новая литература Кыргызстана, 21.11.2017, 2017 – Керим Отаров исемендәге РФ комитеты медале, 2017 – Казакъстанның Абай медале, 2021 – Barış elçileri (Тынычлык илчеләре) халыкара әдәби премиясе Bu – kırgız literaturasının diri klasiin Aydarbek SARMANBETOVun yılı oldu! anasozu.com, 30.01.2021? 2021 – Роберт Бернс исемендәге халыкара әдәби премия ― күренекле әдәби эшчәнлеге өчен Международная литературная премия имени Роберта Бернса. poetov.net

Китаплары Кыргыз телендә Кымча бел. – Ф.: Адабият, 1991. – 48 б. Жүкө балбан. – Б.: Гүлчынар, 2007. – 212 б. Аңгемелер. - Б.: Турар, 2008. – 148 б. Мекенсиз. – Б.: Турар, 2009. – 324 б. 2018 – «Капсалаң доор. Карга аке» (тарихи роман) «Қасиетті Қыдыр аке» (тарихи роман)

Рус телендә Дерево раздора ― рассказы, Скотина рассказ ― рассказы, Долой! Революция... ― рассказы, Сказание о Валун-богатыре ― рассказыАйдарбек Сарманбетов. proza.ru

Шәхси тормышы Гаиләле. Улы бар. Килене казакъ кызы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Сарманбетов Айдарбек Имангазиевич, биография

Төркем:Кыргыз язучылары Төркем:Кыргызстан язучылары Төркем:Кыргызстан журналистлары Төркем:Кыргыз милли университетын тәмамлаучылар Төркем:Тәрҗемәчеләр