Тизлеккә сусау Көндәшләр (ингл. Need for Speed Rivals) — Гост Геймз һәм Критерион Геймз тарафыннан булдырылган һәм Электроник Артс тарафыннан чыгарылган 2013 елгы санак узыш уены. Ул Тизлеккә сусау сериясенең егерменче өлеше һәм Гост Геймз студиясенең дебюты. Заманында EA Гөтеборг (ингл. EA Gothenburg) аның исеме иде һәм ул 2020 елга кадәр сериянең мобиль булмаган уеннарын булдырган.

2013 елгы E3’тә Көндәшләр яхшы кабул ителгән һәм Уен тәнкыйтьчеләре бүләкләрендә “Иң яхшы узыш уены”н алган. Чыккач, ул нигездә уңай күзәтүләр алган. 2015 елда Тизлеккә сусау: Чикләүләрсез уены һәм серияне яңадан кабызган исемсез дәвамы чыкканнар. 2025 елның 7 октябрендә онлайн серверлары сүндерелгәннәр. Һәрхәлдә, уенны оффлайн уйнарга мөмкин әле.

Уен барышы

Механикалар

Тизлеккә сусау Көндәшләр — ул Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән һәм Эссе кугын уеннарының барышына охшаган барышка ия торган узыш уены. Көндәшләр Frostbite 3 двигателен куллана. БөтенЙөртү(инглиз. AllDrive) функциясе аркасында, булдыручылар секундта 60 кадр урынына 30 кадрга барлык платформаларда җитәргә булганнар.

БөтенЙөртү ул уенчыларны бер ачык дөньяда җөйсез рәвештә берләштерә торган система. Бер дөньяда шул ук вакытта була алган уенчыларның саны тагын бер сәбәп булган.

Көндәшләр ПлейСтейшн 4 һәм Иксбокс Ван платформаларында туган 1080 пиксельгә җиткән беренче уен. Бурыч чакыруы: Өрәкләр һәм Сугыш кыры 4 ПлейСтейшн 4’тәге резолюциясе Иксбокс Ван’дагы резолюциясеннән биегрәк булгач, резолюцияләр һәм секундтагы кадрлар аркасындагы Сони һәм Майкрософт арасындагы ярыш яңа консольләр белән килгән.

Рольләр һәм прогресс Прологны(укуны) тәмамлагач, уенчылар биремнәр башкара башлау өчен фракцияне сайлый алалар — коп яки узышчы. Уенчылар фракцияләрне торакта(узышчы) яки команда постында(коп) үзгәртә алалар. Коплар машиналар өч төрдән сайлый алалар: патруль, каплау астындагы һәм башкаручы.

Күпчелек хикәя катсценаларда күренә, анда сайланган персонаж үз фикерен хәзерге вакыйгалар турында белдерә. Хикәя үсеше узышчының тизлек исемлекләреннән(инглиз. Speed lists) һәм копның биремнәреннән нигездәнгән.

Биремнәр Көндәшләр Коп һәм Узышчы өчен карьера үсеше системасын тәкъдим итә. Үзенә куркыныч йөртү, манёврлар һәм турнир таблицасын керткән Тизлек исемлекләре һәм Копның биремнәре хикәяне үстерәләр. Һәркайсы бурычлар җыелмасын тәмамлагач, уенчы үсә, яңа контентны ача һәм киләсе җыелманы сайлый.

Кораллар системасы 2010 елгы Эссе кугында кебек, уенчылар башка уенчылар яки ЯИ машиналарын һөҗүм итү яки үзләрен саклау өчен Кугын тех (инглиз. Pursuit Tech) дип аталган коралларны куллана алалар. Уенчылар һәр якка алты коралдан икене куя алалар, алар камилләштерелә алалар. Әмма яхшыртулар чикләмәләре машинаның Кугын тех дәрәҗәсеннән нигезләнгән. Электростатик кыр һәм ЭМИ(электромагнит импульсы; инглиз. EMP, electromagnetic pulse) ике фракция өчен бар. Коплар шок тараннарын, юл киртәләрен, боралак ярдәмен яки юл чәнечкеләрен куллана алалар. Шул ук вакытта Узышчылар радарны сүндерүчеләр, турбонадув һәм колак тондыргыч миналар куллана алалар һәм шок дулкынын чакыра алалар.

Онлайн система Критерион студиясе Эссе кугында дуслар арасындагы ярышлар өчен булдырган Автолог системасы һәр ярышта уенчының вакытын яза. Шул вакыт мәгълүматы башкалар белән чагыштырма өчен Тизлек диварларының (инглиз. Speed Walls) җирле һәм дөньякүләм лидер таблицаларында чыга.

Көндәшләр БөтенЙөртү исемле яңа системаны кертә, ул уенчыларга бер һәм күп кулланучылы режимнар арасында күчәргә рөхсәт итә. Ул “бер һәм күп кулланучылы режимнар арасындагы чикне бетә торган” функция буларак тасвирланган. Бу уенчыларга кооператив һәм ярыш режимнарында катнашырга мөмкинлек бирә. Уен шулай ук “башка Тизлеккә сусау уеннарына караганда дөньяны җанлырак сизелергә мәҗбүр итә торган” һава торышының динамик системасын тәкъдим итә.

2025 октябреннән башлап, уенның онлайн хезмәтләре сүндерелгәннәр.

Машиналарны үзгәрешләр Көндәшләр шулай ук сериянең әүвәлге Баз уеннары барышларының тәфсилләре тәкъдим итә, шул исәптән ябыштырулар, буяулар, дисклар һәм номерлар. Моннан тыш, машинаның җитештерүчәнлеге һәм күптөрле "Кугын тех" гаджетлары үзгәртелә алалар. Барлык машиналар Узышчылар өчен генә яки Коплар өчен генә ачык; Aston Martin Vanquish һәм ЙТК машиналарының күбесе искәрмә булып тора.

Карта һәм җирлек Тизлеккә сусау Көндәшләр уйлап табылган Редвью округында урнашкан. Ачык дөнья Тизлеккә сусау: Иң эзләнгән төзелешенә охшаган: монда берничә сикереш, тизлек тозаклар, ачыла торган машиналар һәм картада күрсәтелмәгән кыска юллар бар.McElroy, Griffin (14 November 2012).

Карта күбесенчә Америка Кушма Штатларының көнбатышына нигезләнгән, ә ачык дөнья картасы үзенә 100 мильдән артык (160 км) кертә. Төньяк өлеше Калифорниянең яр буе шәһәрләренә нигезләнгән, мәсәлән: Санта-Моника. Ә көнчыгыш өлешенең урманнары төньяк Калифорния өлешенең секвоя урманнарына охшаган. Һәм карлы тау битләре Колорадоның Кыялы тауларына нигезләнгән. Көньяк өлеше ул Аризонадагы Бөек Каньонына нигезләнгән кыялы чүл. Ниһаять, көнбатыш һәм үзәк өлешләре хәзерге авыл Америкага нигезләнгән.

Хикәя Уенчы узышчы яки коп кебек уйнарга ала. Узышчының хикәясендә, уенчы Зефир исемендә билгеле узышчының ролен ала. Копның хикәясендә, уенчы күптән түгел полиция хезмәтенә кертелгән исемсез офицер кебек уйный. Уенчы Тизлек исемлекләренең яки йөкләмәләрнең биремнәрен тәмамлагач, хикәягә катсценалар керәләр, һәм аларның һәрберсе әүвәлге белән бәйле.

Танылырга тырышып, Зефир видеоны чыгара, анда ул полицияне Редвью округы урамнарында узып китә. Берничә көннән башка узышчылар Зефирга охшарга тырыша башлыйлар. Нәтиҗәдә, узышчылар җинаятьләр ачыграк кылалар һәм куркынычрак булалар, шулай итеп, алар урамнар аша зур тизлек белән баралар һәм милеккә күбрәк зыян китерәләр. Узышчыларны җаваплылыкка өндәргә тырышып, Редвью округы Полиция бүлеге җәзаны катгыйландыра, моның аркасында җәмәгатьчелек ачулана. Аннары, узышчыларга җитәргә тырышып, Джон МакМанис РОПБ'нең исемле офицеры яралана. Җәмәгатьчелек үз ярдәмен яңадан полициягә юнәлтә, ә яшь офицер узышчылардан үч алырга ант итә.

Әмма, полиция тарафыннан алга таба янауларда һәм артык рәхимсезлектә гаепләүләр РОПБ'нең офицерларын сынау вакытына хезмәттән читләштерә. Димәк, Федераль тикшерүләр бюросы Транспорт чаралары катнашындагы мәсьәләләргә җавап бирү төркемен(инглиз. Vehicle Response Team) полиция урынына җибәрә. Яңа янауны аңлагач, Зефир, хакимияткә чакыру ташлавын дәвам итеп, яңа Төркемгә каршы тора башлый. Коп Зефирның акылсызлыгы һәм көчсез җавап аркасында ачулана, Ф-8(шулай ук “язмыш”; инглиз. F-8; fate) исеме астында үч алучы булырга карар кыла һәм, конфискацияләнгән Ferrari Enzo'ны алып, урамнарга чыга һәм, гадәти узышчы булып кыланып, башка узышчылар бетерә. Моның аркасында ФТБ Ф-8'гә игътибар итә һәм аңа Төркемгә кушылырга тәкъдим итә. Моны белгәч, Ф-8 кичекмәстән үч алуын ташлады һәм чакыруны кабул итте. Шул ук вакытта, полиция гамәлгә кире кайтарылды.

Ахырда Зефир Ф-8'нең кем икәнен белә, үч алырга була, исәптән чыгарылган Koenigsegg Agera полиция машинасын урлый һәм аны үз ысулында буяды. Аннан соң ул полиция игътибарын җәлеп итү һәм аларның машиналарын бетерү өчен урланган машинаны куллана. Соңрак, РОПБ хезмәткәрләренә каршы гаепләүләр алынды. Әмма Транспорт чаралары төркеме Редвью округында калды, шуңа күрә җәмәгатьчелек ачулана. Киләсе полиция активлыгын арттыру һәм мәрхәмәтсез кулга алулар аркасында җәмәгатьчелекнең ачуы Зефирны халык алдында  РОПБ'нең үзенең кансызлыгын бетерүен сорарга мәҗбүр итә. Алайса ул ике як та үз фикер каршылыкларын хәл итсән өчен узышчыларны һәм копларны Редвью округы аша узышка чакыра. Шул вакытта, ТЧТ'дә югары дәрәҗәле офицер булган Ф-8 Зефирны табарга һәм бетерергә тиешле биремне ала. Ахырда ул Зефирның радиоэлемтәләрен тотып ала алды. Зефирның хәбәрен белгәч, Ф-8 танылган узышчыны туктатырга җыена.

Ахырлар Уенның ике ахыры бар: бер Узышчының хикәясе өчен һәм икенче Копның хикәясе өчен. Алдагы барлык катсценалар кебек, бу ахырлар бәйле: Копның ахыры бер үк вакытта һәм узышчы тәмамланганнан соң бара.

Узышчының хикәясенең ахырында хәлиткеч узышны тәмамлагач, Зефир полиция киртәсенә бәрелә. Киләсе яңалыклар Зефирның машинасының януын күрсәтәләр һәм Зефирның үлүен саныйлар. Әмма, аның исән калуы белдерелгән. Исән калгач, ул, качарга тырышып, зыян күргән машинаны кабыза. Ә двигатель эшләгәндә экран сүнә.

Копның хикәясенең ахырында, Ф-8'нең Зефирның бәрелешендә катнашуы белдерелә. Мөгаен, Зефирның полиция киртәсе белән бәрелешенә кадәр. Киләсе яңалыклар шулай ук Ф-8'нең бәрелешкә керткән аның акылсызлыгы һәм куркыныч гамәлләре аркасында РОПБ'дән чыгарылганын белдерә. Бераздан, Ф-8 кинәт узышчы ролендә күренә һәм, Зефирның мантиясен алып, үзенең видосында башка Редвью округындагы урам узышчыларына каршы чыга.

Искәрмәләр Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:2013 елгы санак уеннары Төркем:EA Гөтеборг булдырган санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Фростбайт двигателен кулланган санак уеннары Төркем:Актив булмаган күпкулланучылы онлайн уеннар Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:2025 елда гамәлдән чыгарылган онлайн уеннар Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 3 өчен уеннар Төркем:PlayStation 4 өчен уеннар Төркем:Полиция турында санак уеннары Төркем:Швециядә булдырылган санак уеннары Төркем:Берләшкән Патшалыкта булдырылган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Иксбокс 360 өчен уеннар Төркем:Xbox One өчен уеннар Төркем:Санак узыш уеннары