Латгаллар (латг. latgali, latgalīši; ) — Латвиянең тарихи-мәдәни өлкәсе булган асаба (җирле) халкы, латышларның этник төркеме. Аларның килеп чыгышы латгаллар дигән борынгы балтыйк кабиләсенә барып тоташа. Тарихи вакыйгалар (Речь Посполитая, соңыннан Русия империясе составына эләгү) нәтиҗәсендә аларның теле һәм мәдәнияте Латвиянең калган өлешендә яшәүче латышларныкыннан аерылып чыга. Бүгенге көндә латгаллар үзләренең милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен (латгал теле еш кына латыш теленең диалекты буларак карала) саклап киләләр.

Латвиядә латгал теле рәсми рәвештә «латыш теленең тарихи төре» дип таныла һәм кануннар тарафыннан саклана. Кайвакыт аерым халык буларак каралсалар да, милли үзаң дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, латгалларның күбесе үзләрен латыш дип саный. XIX–XX гасыр башындагы күченүләр нәтиҗәсендә Россиядә, бигрәк тә Себердә һәм Псков өлкәсендә, латгалларның зур диаспоралары барлыкка килә.

Тарихы

Латгалларның тамырлары борынгы көнчыгыш балтыйк кабиләләренә барып тоташа, алар хәзерге Латвиянең көнчыгыш өлешендә VI–VII гасырларда ук урнаша башлыйлар. Урта гасырларда латгаллар үзләренең дәүләт берәмлекләрен (мәсәлән, һәм кенәзлекләре) төзиләр. Әлеге чорда алар күрше урыс кенәзлекләре белән тыгыз элемтәдә торалар, бу исә аларның мәдәниятенә һәм идарә итү рәвешенә сизелерлек йогынты ясый.

XIII гасырда Ливония ордены килгәч, латгал җирләре алман рыцарьлары идарәсенә күчә. Төбәк христианлаша, әмма латгалларның милли үзенчәлеге сакланып кала. XVI гасыр ахырында, Ливония сугышыннан соң, Ливония конфедерациясе таркала һәм Латгалия Речь Посполитая составына керә. Бу вакыйга латгалларның тарихында борылыш ноктасы була, чөнки Латвиянең калган өлеше протестантлыкка күчкәндә, латгаллар католик динендә калалар.

Польша хакимлеге астында ике гасырдан артык вакыт дәвамында яшәгән латгалларның теле һәм мәдәнияте үзгәреш кичерә. Поляк мәдәнияте һәм католицизм йогынтысында аларның үзенчәлекле язма теле һәм әдәбият традициясе формалаша. 1772 елда, Речь Посполитаяның беренче бүлгәләнүеннән соң, Латгалия Россия империясенә кушыла. Башта ул Псков , ә соңрак Витебск губернасы составына кертелә, бу аны Латвиянең башка төбәкләреннән административ чикләр белән аерып куя.

XIX гасырның икенче яртысында Россия империясендә латгал телендә латин әлифбасы белән китап басу тыела (1865–1904). Әлеге чор латгал мәдәнияте өчен авыр сынау булса да, халык үзенең телен һәм динен саклап кала ала. XX гасыр башында, 1917 елгы , латгал зыялылары Латгалиянең Латвия белән берләшүе тарафдарлары буларак чыгыш ясыйлар, нәтиҗәдә 1918 елда бәйсез Латвия Җөмһүрияте төзелә.

Совет чорында латгалларның милли үзенчәлеге рәсми дәрәҗәдә танылмый, латгал теле мәктәпләрдән һәм рәсми кулланылыштан кысрыклап чыгарыла. Шул ук вакытта Себергә һәм башка төбәкләргә сөрелү, ә кайбер очракларда ирекле күченү нәтиҗәсендә, Латвиядән читтә зур латгал җәмгыятьләре барлыкка килә. XXI гасырда, Латвия бәйсезлеген торгызгач кына, латгал теле һәм мәдәнияте тернәкләнә башлый.

Тел

Латгал теле (латг. latgalīšu volūda) — һинд-ауропа телләр гаиләсенең балтыйк төркеменә керүче тел. Латвия кануннарында латгал теле «латыш теленең тарихи төре» (диалекты) булып саналса да, күпчелек тел белгечләре аны үз тарихы, әдәбияты, лексикасы һәм орфографиясе булган мөстәкыйль тел дип таный. Хәзерге вакытта латгал теле Латвиядә рәсми статуска ия түгел, әмма дәүләт аны саклау һәм үстерүне үз өстенә ала.

Латгал теленең язуы латин графикасына нигезләнгән; беренче язма истәлекләр XVIII гасырга карый. Тарихи яктан караганда, бу тел католик чиркәве йогынтысында үскән, бу — аны протестантлык традицияләренә нигезләнгән стандарт латыш теленнән аерып торучы төп факторларның берсе. Моннан тыш, аның лексикасында славян (поляк, урыс, белорус) һәм алман телләренең йогынтысы нык сизелә, бу да төбәкнең тарихи язмышы белән бәйле.

XX гасыр башында телдә газет-журналлар басыла башлый. Латвия Җөмһүриятенең беренче бәйсезлеге чорында латгал теле рәсми танылу ала. Бу вакытта Латгалия төбәгендәге мәктәпләрдә ул укыту теле буларак та, аерым фән буларак та керә. 1934 елда Латвиядә Карлис Улманисның авторитар режимы урнашкач, латгал теле "латыш теленең диалекты" дип игълан ителә һәм мәктәп програмыннан чыгарыла. Совет чорында да телнең хәле начар була. Бүгенге көндә Латвиядә латгал телен саклау һәм үстерү буенча төрле мәдәни проектлар тормышка ашырыла; газет-журналлар басыла, радиотапшырулар алып барыла һәм матур әдәбият иҗат ителә. Шул ук вакытта ул ЮНЕСКО тарафыннан юкка чыгу куркынычы астында булган телләр исемлегенә кертелгән.

Халык саны

Латгалларның төгәл санын билгеләү авыр, чөнки Латвиядә алар рәсми рәвештә латыш халкының бер өлеше булып санала һәм җанисәп вакытында аерым итеп күрсәтелми. 2000 еллар башындагы мәгълүматлар буенча, латгал телен 150—200 мең кеше кулланганThe Euromosaic study : «Whereas in the early 20th century there used to be half a million speakers of Latgalian, today approx. 150,000 people speak Latgalian as a mother tongue.», ә кайбер 2007 елгы чыганаклар аларның санын 500 меңнән артык дип бәялиEurope Areas Ethnologue Home SIL. 2011 елгы рәсми җанисәп нәтиҗәләре исә көндәлек тормышта латгал телендә сөйләшүчеләрнең санын якынча 165 мең кеше (ил халкының 8,8 % ы) дип күрсәтә. Латгалия төбәгендә латгал телендә сөйләшүчеләрнең өлеше 35,5 % ка җитә. Моннан тыш, латгалларның бер өлеше Россиядә (нигездә, Красноярск крае һәм Новосибирск өлкәсендә), шулай ук Алмания, Швеция, АКШ, Канада һәм Австралия кебек илләрдә яши.

Искәрмәләр

Әдәбият Латыши и латгальцы // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей. Гл. ред. Р. Г. Рафиков; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина (PLATINA), 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3.

Сылтамалар

LATGALE — LATGOLA. — Латгалия һәм латгаллар турында