Тимерхәтмулла Габдуллин, Тимерхәтмулла Габдулла улы Габдуллин (Тимерхатмулла (Тимерхат) Габдуллович Габдуллин, 1937 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Бүләк — 2021 елның 24 июне, РФ, БР, Уфа) — механика гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1992), профессор (1998)Доктора естественных и технических наук. АН РТ, Башкортстан АССР (1976) һәм РСФСРның (1979) атказанган уйлап табучысы.

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 19 декабрендә Татарстан АССР Мөслим районы Бүләк авылында туган. Урта белем алу өчен 3 мәктәптә укырга туры килгән: башлангыч белемне Бүләк мәктәбендә алган, аннан соң Уразмәт җидееллык мәктәбендәО школе. Уразметьевская СОШ, Калинин районы үзәгеТатар энциклопедия сүзлеге /Баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г. С. Сабирҗанов. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. б.511. ISBN 5-902375-01-0 Пучы урта мәктәбендә укыган.

1957 елда Казан химия-технология институтын кызыл дипломга тәмамлаган. 1970 елда В. В. Куйбышев исемендәге «Нефть ятмаларын эксплуатацияләү торышын контрольдә тоту өчен тирән дистанцион приборлар комплексын тикшерү һәм эшләү» () темасына техник фәннәр кандидатлыгынаГабдуллин, Тимерхат Габдуллович. Исследование и разработка комплекса глубинных дистанционных приборов для контроля за состоянием эксплуатации нефтяных месторождений, 1991 елда «Нефть ятмаларын үзләштергәндә термодинамик тикшеренүләрнең дистанцион техникасы һәм технологиясе» () темасына докторлык диссертацияләрен яклаган.

Хезмәт юлы 1957—1959 елларда — инженер-конструктор (Загорск (1991 елдан Сергиев Посад) шәһәренең 13нче санлы предприятиесе, Мәскәү өлкәсе),

1959—1971 елларда — инженер, кече фәнни хезмәткәр, өлкән инженер, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының (ТатНИПИнефть) лаборатория, сектор мөдире (Бөгелмә шәһәре),

1971—1993 елларда — нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүне контрольдә тоту бүлеге лабораториясе мөдире, Бөтенсоюз нефть сәнәгате-геофизика фәнни-тикшеренү институтының (ВНИИнефтепромгеофизика) термогидродинамик ысуллары лабораториясе мөдире, фәнни-җитештерү механизацияләнгән скважиналарын тикшерү техникасы һәм технологиясе лабораториясе мөдире. «Геофизика» фирмасы (Уфа),

1993—2013 елларда — доцент, автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире, Әлмәт дәүләт нефть институты (АГНИ).

Фәнни эшчәнлеге Нефть сәнәгатендә контроль-үлчәү приборлары конструкцияләре буенча хезмәтләре бар. Тирән приборлар комплексы белән гамәлдәге скважиналарны термодинамик тикшерү өчен станцияләр (расходомер-дебитометр, дебитометр-влагометр, термометр һәм манометр) эшләгән һәм гамәлгә керткән. 120дән артык уйлап табуга, ачышка беркетмә яки патент бирелгәнГабдуллин Тимерхатмулла Габдуллович изобретатель и автор патентов. PatentDB.ru. 4 монография, 3 уку әсбабы авторы. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы (1995 елдан) Габдуллин Тимерхатмулла Габдуллович. Татарская энциклопедия TATARICA.

Кайбер хезмәтләре Некоторые вопросы оценки чувствительности элементов глубинных расходометров. Соавт.: Р. Г. Мусина, С. Г. Минуллин // Труды ТатНИПИнефть. Вып. 9. М., 1966; Применение глубинной дистанционной аппаратуры в нефтедобывающей промышленности Татарии. Соавт. Е. П. Лукьянов. К.: ТКИ, 1968; Руководство по применению промыслово-геофизических методов для контроля за разработкой нефтяных месторождений. Соавт.: Я. Н. Басин, Д. А. Бернштейн. М., 1978; Оперативное исследование скважин. М., 1981; Основы контроля за разработкой нефтяных месторождений. Казань, 2001 (соавтор). Техника и технология оперативных исследований скважин. К., 2005.

Вафаты 2021 елның 24 июнендә Уфада вафат Невосполнимая утрата 24.06.2021. Альметьевск - БезФормата.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1968 — СССР ФА нефть һәм газ өлкәсендә академик И. М. Губкин исемендәге премиясе 1970 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале 1976 — Башкортстан АССРның атказанган уйлап табучысы 1979 — РСФСРның атказанган уйлап табучысы 1983 — «Хезмәт ветераны» медале СССР ВДНХ медале (1966 елда көмеш, 1969, 1972 елларда алтын). ВНИИнефтепромгеофизиканың Дан китабына кертелгән Габдуллин Тимерхатмулла Габдуллович. Татнефть. «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы)

Искәрмәләр

Әдәбият Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел. ISBN 5-85247-005-4 Габдуллин Тимерхәтмулла Габдулла улы / Мөслим – безнең йөрәкләрдә (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). Казан: «Ихлас», 2018. – Б.176. ISBN 978-5-907039-08-7

Сылтамалар Габдуллин Тимерхатмулла Габдуллович. Татарская энциклопедия TATARICA М. Минкин. Габдуллин Тимерхатмулла Габдуллович. Альметьевская энциклопедия

Төркем:Уйлап табучылар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:РСФСРның атказанган уйлап табучылары Төркем:БАССРның атказанган уйлап табучылары Төркем:Әлмәт дәүләт технология университеты укытучылары Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр