Вара́ха () — Вишнуның кабан дуңгызы образында килгән өченче Аватарасы.
Вараха Җирне(Притхиви) Галәми Гарбходака төбенә алып киткән Хираньякша шәйтанын үтерү өчен килгән.Булич С. К. Мең ел дәвам иткән каршы яклар арасындагы бәрелештә Вараха җиңеп чыккан. Үзенең казык тешләрендә (кайвакыт - бер казык тешендә) ул Җирне океаннан алып чыгып аны Галәмнең тиешле урынына кире куйган. Бу Аватарада Вишну Притхивига өйләнгән. Бу Аватара яңа кальпаның башының символы булып тора.
Сәнгатьтә образы
Сәнгатьтә Варах я тулысынча хайван (кабан дуңгызы) кыяфәтендә, я кайбер антропоморфик хасиятләр белән, кеше тәнендә кабан башы белән сурәтләнә. Үзенең соңгы формасында аның дүрт кулы бар, аларның икесендә ул көпчәк һәм кабырчыкны тота. Ике калганы, кагыйдә буларак тукмарны, кылыч яки лотосны, я бөтенләй бер мудраны күрсәтә. Вишну-Вихараның сыны дүрт торышта була: кулларын ботларына куеп ялгыз тора торган итеп. Адишеша еланының капюшонында утыручы Бхуми-дэвины кочаклап торучы итеп. сукх-асана торышында калкулыкта утыручы итеп. тезендә Лакшми белән калкулыкта сукх-асана торышында утыручы итеп.
Искәрмәләр
Әдәбият Булич, Сергей Константинович, Варага-Аватара Жуковский, Владимир Ильич, Копцева, Наталья Петровна, Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие.,Красноярский государственный университет, 2005
Төркем:Һинд дине Төркем:Вишнуизм Төркем:Һинд дине Илаһлары