Ирек Миңнеәхмәтев (Ирек Җәүдәт улы Миңнеәхмәтев, , — , ) — РФ эшмәкәре, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры. Биографиясе Казанда туган.
Арча педагогика көллиятен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. (2008).
2000-2010 елларда - «Чингисхан» ҖЧҖ генераль директоры.
2008-2010 елларда - Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты.
2010 елның августыннан 2012 елның августына кадәр - «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.
2012 елның 15 августыннан 20 октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры.
2012 елның 20 октябреннән 2015 елның 14 гыйнварына кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр - «Татспиртпром» АҖ генераль директоры (2016 елның 14 июленә кадәр - "Татспиртпром" ААҖ»).
2016 елның 24 октябреннән 2020 елның 13 мартына кадәр — Татарстан Республикасы Пейнтбол федерациясе рәисе.
2020 елның 13 мартында тренажер залында дәресләр вакытында 40 яшендә вафат була. Үлемнең якынча сәбәбе - йөрәктә өзелгән тромб. 15 март - Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында җирләнгән. Сәяси амбицияләр 2008-2010 елларда Ирек Миңнеәхмәтов Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты булып тора. Шуннан соң бары тик коммерция эшчәнлеге белән генә шөгыльләнә, сәяси активлык күрсәтми, һәм сәяси темаларга нинди дә булса әһәмиятле белдерүләр ясамый.
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан эшмәкәрләре