Фәрит Мөхәммәтшин (Фәрит Мөбәрәкша улы Мөхәммәтшин, , — , ) — дәүләт эшлеклесе, дипломат, ТРның РФтагы тулы вәкаләтле вәкиле (1995-1999), РФның Үзбәкстандагы илчесе (2003-2008), БДБ илләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе (2008-2012), РФның Молдовадагы илчесе (2012-?). Биографиясе 1970 - Казан авиация институтын тәмамлый.

1970 елдан - Н.Е. Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институтында төрле инженер һәм җитәкче урыннарда эшләгән.

1977-1987 - референт, өлкән референт, бүлек мөдире, СССРның Яшьләр оешмалары комитеты рәисе урынбасары.

1983 - Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтының кичке бүлеген тәмамлый. Инглиз, төрек һәм фарсы телләрендә сөйләшә.

1990 - СССР Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясен тәмамлый.

1990 елдан СССР Тышкы эшләр министрлыгында дипломатик хезмәттә: беренче секретарь, киңәшче, бүлек мөдире, урынбасары, Идарә башлыгының беренче урынбасары.

1993-1995 - Россия Тышкы эшләр министрлыгының Федерация субъектлары, парламент һәм иҗтимагый-сәяси оешмалар белән элемтәләр департаменты директорының беренче урынбасары.

1995-1999 - Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле.

5 май 1999 - 23 июнь 2003 - Россия Федерациясе хөкүмәте Аппаратының Федераль җыелыш, иҗтимагый оешмалар һәм дини берләшмәләр белән элемтә департаменты башлыгыРаспоряжение Правительства Российской Федерации от 5 мая 1999 года № 688-р «О Мухаметшине Ф. М.»Распоряжение Правительства Российской Федерации от 23 июня 2003 года № 823-р «О Мухаметшине Ф. М.».

2003 елның 17 июнендә - 2008 елның 17 октябрендә - Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесеУказ Президента Российской Федерации от 17.06.2003 г. № 679 "О назначении Мухаметшина Ф.М. Чрезвычайным и Полномочным Послом Российской Федерации в Республике Узбекистан"Указ Президента Российской Федерации от 17.10.2008 г. № 1487 "О Мухаметшине Ф.М.".

2008 елның 17 октябрендә - 5 март 2012 - чит илләрдә яшәүче һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесеУказ Президента Российской Федерации от 17.10.2008 г. № 1488 "О руководителе Федерального агентства по делам Содружества Независимых Государств, соотечественников, проживающих за рубежом, и по международному гуманитарному сотрудничеству"Указ Президента Российской Федерации от 5 марта 2012 года № 277 «О Мухаметшине Ф. М.».

2008 елның 20 ноябрендә - 2012 елның 5 мартында - Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы Россия Федерациясе Президентының дәүләтләр белән элемтә буенча махсус вәкилеУказ Президента Российской Федерации от 20.11.2008 г. № 1642 "О специальном представителе Президента Российской Федерации по связям с государствами — участниками Содружества Независимых Государств"Указ Президента Российской Федерации от 5 марта 2012 года № 279 «О специальном представителе Президента Российской Федерации по связям с государствами — участниками Содружества Независимых Государств».

2012 елның 5 апреленнән 2 июленә кадәр - Россия Федерациясенең Молдова Республикасында Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесеУказ Президента Российской Федерации от 5 апреля 2012 года № 392 «О назначении Мухаметшина Ф. М. Чрезвычайным и Полномочным Послом Российской Федерации в Республике Молдова»Указ Президента Российской Федерации от 02.07.2018 № 397 «О Мухаметшине Ф.М.».

2018 елның 17 сентябреннән - РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы - Самара өлкәсе Хөкүмәтеннән вәкил.

Гаиләсе Өйләнгән. Ике улы барБиография руководителя. Мухаметшин Фарит Мубаракшевич.

Бүләкләре 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 10.06.2022 IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2012 елның 30 июне) - Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченУказ Президента Российской Федерации от 30 июня 2012 года № 927 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» ; Александр Невский ордены (2017 елның 27 июне) - Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы эше өченУказ Президента Российской Федерации от 27 июня 2017 года № 288 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»; Почет ордены (1998 елның 23 феврале) - дәүләт алдындагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеше өченУказ Президента Российской Федерации от 23 февраля 1998 года № 188 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»; Дуслык ордены (1997 елның 22 мае) - дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өченУказ Президента Российской Федерации от 22.05.1997 г. № 509 "О награждении орденом Дружбы Мухаметшина Ф.Х."; 2002 елга федераль бюджет проектын эшләүгә зур өлеш керткәне һәм закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашуы өчен Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2002 елның 19 феврале)Распоряжение Президента Российской Федерации от 19 февраля 2002 года № 68-рп «О поощрении»; Россия Федерациясе хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2000 елның 21 декабре) - күпьеллык намуслы хезмәте өченРаспоряжение Правительства Российской Федерации от 21 декабря 2000 года № 1796-р «О награждении Почётной грамотой Правительства Российской Федерации Мухаметшина Ф. М.»; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты (24 июнь 2001)Распоряжение Правительства Российской Федерации от 24 июля 2001 года № 980-р «Об объявлении благодарности Васильеву В. А., Зурабову М. Ю., Козлову А. П., Кореневу Н. Г., Логинову А. В., Маслову А. В., Мухаметшину Ф. М., Шаталову С. Д. и Шульгину С. Н.».

Искәрмәләр

Сылтамалар

Биография на сайте Россотрудничества Биография на официальном сайте Татарстана Биография на сайте Россотрудничества Биография на официальном сайте Татарстана

Шулай ук карагыз

Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Илчеләр