Альбина Гайнетдинова, Альбина Фәтхетдин кызы Гайнетдинова (Альбина Фатхутдиновна Гайнутдинова, Al’bina Fathuddinovna Gajnutdinova; 1967 елның 4 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Сәфәр) — галимә, филология фәннәре докторы (2012), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле 1967 елның 4 декабрендә Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында туган. Башлангыч һәм урта белемне Казан шәһәренең 10нчы санлы интернат-мәктәбендә алган. 1985—1987 елларда заводта, балалар бакчасында эшләгән. 1988 елда Бөгелмә педагогия училищесына укырга кергән. 1993—1995 елларда Мөслим районы мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. 1992—1997 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтының (АДПИ, 2011 елдан КФУ филиалы) филология факультетында укыган, «рус теле һәм әдәбияты укытучысы; татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге алган. Алабуга шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан. АДПИны кызыл дипломга тәмамлап, институтта укытырга калдырылганЛучшие выпускники ЕГПИ. 1997 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының лексикология һәм лексикография бүлегенә эшкә алынган, 1998—2001 елларда аспирантурада укыганГайнутдинова Альбина Фатхутдиновна. Институт языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова. Отдел лексикографии.
Татар һәм рус телләрендә субстантив сыйфатларны чагыштырма планда өйрәнеп, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган (2002) Диссертация на тему «Субстантивные прилагательные в татарском и русском языках: Сопоставительное исследование». Татар һәм рус телләрендә сүз төркемнәрендәге субстантивация күренеше темасына филология фәнәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклаган (2012). Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән: лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре буларак башлаган, алга таба баш фәнни хезмәткәр булган. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми секретаре вазыйфасын башкарганТатарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиясе. 2017 елның августыннан чакырылган профессор (visiting professor) сыйфатында (Анталья шәһәре, Төркия) эшләгән. Чагыштырма лингвистика белән бәйле тикшеренү проекты кысаларында фәнни һәм укытучылык эшчәнлеген алып барган (шул исәптән татар телен башка телләр белән чагыштырып өйрәнгән).
Фәнни кызыксынулары Лексикология һәм лексикография, синхрон һәм диахрон лингвистика, тәрҗемә проблемалары, тел бәйләнешләре, типология, морфология, корпус лингвистикасы. 2 монография, 1 сүзлек, 70 тән артык фәнни мәкалә авторы. Аның кул астында 1 кандидатлык диссертациясе якланган.
Әһәмиятле публикацияләре Гайнутдинова А.Ф. Субстантивация отглагольных образований в татарском и русском языках / А.Ф. Гайнутдинова. – Казань, 2011. – 208 с.; Гайнутдинова А.Ф. Словарь субстантивов татарского языка / А.Ф. Гайнутдинова. – Казань: ИЯЛИ, 2011. – 172 с. Төрле структуралы телләрдә кайбер сүз төркемнәрен субстантивлаштыруга багышланган берничә мәкалә (рус һәм татар телләре материалында): «О субстантивации причастий со значением лица в татарском языке»О субстантивации причастий со значением лица в татарском языке. КиберЛенинка һ.б.
Искәрмәләр
Әдәбият Гайнетдинова Альбина Фәтхетдин кызы / Мөслим — безнең йөрәкләрдә (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). Казан: «Ихлас», 2018. — Б.183-184. ISBN 978-5-907039-08-7 Сылтамалар Гайнутдинова Альбина Фатхутдиновна Гайнутдинова Альбина Фатхутдиновна. Институт языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова. Отдел лексикографии
Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Бөгелмә педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре