«Дуслык» — Мәскәү шәһәрендә 2023 елның июнендә оешкан татар-башкорт вокаль ансамбле. Коллективның төп эшчәнлеге татар, башкорт һәм Россия халыкларының академик һәм халык музыкасын башкаруга, шулай ук төрле милләт вәкилләре арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.

Тарихы Ансамбль 2023 елның июнендә Мәскәүдә оештырыла. Коллективны булдыруда Башкортстан Республикасы студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе ярдәм күрсәтә.

Ансамбльгә нигез салучы, сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры — Хәйдәр Вәлиев, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, шулай ук Мәскәүдәге Башкорт яшьләр мәдәни үзәге җитәкчесе.

Чакырылган аерым музыкантлар яки тулы оркестр белән коллективның иҗади эшчәнлеге төрле жанрларны үз эченә алаː a cappella хор әсәрләреннән алып фортепиано яки симфоник оркестр белән башкарыла торган зур күләмле әсәрләргә кадәр.

Эшчәнлеге «Дуслык» ансамбле татар, башкорт һәм Россия халыклары музыкасын популярлаштыру, шулай ук БДБ илләре композиторлары иҗатын башкару белән шөгыльләнә. Коллектив Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә даими концертлар бирә, фестивальләрдә һәм мәдәни чараларда катнаша.

Үз тарихында ансамбль «DE MUSIC AWARD», «Витражи осени», «Новая галактика» һәм «Палитра культур» кебек халыкара конкурслар лауреаты була.

Репертуары

Ансамбль репертуарына татар, башкорт, рус, славян һәм төрки халыкларының милли җырлар эшкәртмәләре, академик хор әсәрләре, заманча композиторлар музыкасы һәм симфоник оркестр белән башкарыла торган әсәрләр керә. Салих Сәйдәшев, Нур Даутов, Александр Ключарёв, Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Фәрһад Бәхтияри, Орзу Нуруллоева, Михаил Ваган әсәрләре "Дуслык" тарафыннан даими башкарылып тора.

Искәрмәләр

Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Әлифба буенча музыкаль коллективлар