Америка ислам җәмгыяте, Amerika İslam Cämğiäte / أمريكا يﺱلام جامعئياﻁئ (, ) — 1927 елның 15 мартында Нью-Йоркта нигезләнгән тарихи дини-мәдәни оешма. Нью-Йоркта беренче мөселман оешмасы булган.
Оешманы оештыручылар — Рәсәй татар мөһаҗирләре (беренче төрки-татар эмиграциясе дулкыныннан): Нияз Максудов (Уфа), Абдулла Атлас, Заһидулла Агишев һәм аның Ырынбурдан адашы, патша полковнигы Рәшит Хөсәенов, Әхтәм Сөләйманов һәм Али Уилсон (Пенза). Җитәкчелектә башлыча татарлар булса да, оешмага шулай ук башка төрки һәм мөселман халыкларның вәкилләре дә кергән. Мәсәлән, төрекмәннәр, әзербайҗаннар, казакълар, кыргызлар, кабардалар, чеченнар, адыгэлар, карачайлар һәм кырым татарлары. Башта оешма «Мөселман Берлеге» (Möselman Berlege / موﺱئلمان بئﺭلئگئ) дип, 1963 елда «Америка ислам җәмгыяте» дип аталган.
Оешманың төп максаты АКШ мөселман халыкларының хокукларын яклаудан, милли мәдәниятне саклап калудан, шулай ук мәдәни бергәлек булдырудан гыйбарәт булган.
1960 елда «Американ төрки-татар ассоциациясе» (Amerikan Törki-Tatar Assotsiatsiyäse, ئامەرىكان تۆركى تاتار ئاسسوتسىئاتسىياسە) барлыкка килгән. Бу вакытта башка төрки һәм мөселман халыклары диаспораларының вәкилләре үз мәдәни-мәгариф һәм дини оешмаларын бурдырганнар, шунлыктан «Америка ислам җәмгыяте» таркалган.
Искәрмәләр
Әдәбият Валеев Д., Мадьяри А., Ураксин З., Юлдашбаев А. Судьба и наследие башкирских ученых-эмигрантов. Уфа, 1995. Гайнетдинов Р. Б. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало XX века — 30-е годы. Исторический очерк. Набережные Челны, 1997.
Төркем:Америка Кушма Штатларында ислам Төркем:Татар иҗтимагый оешмалары