Булды (, ) — Удмуртиянең Кизнәр районында урнашкан керәшен татарлары авылы,Интересные факты об удмуртских кряшенах.Кряшенское население за пределами ТАССР (1917—1930-е гг.), — Л. А. Мухамадеева, Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ. Булды авыл җирлеге составына керә.

Географиясе

Кизнердан көньякка таба 9 км, Можгадан көньяк-көнбатышка таба 50 км һәм Ижевскидан көньяк-көнбатышка таба 125 км ераклыкта урнашкан. Ямул елгасының сул ярында урнашкан.

Тарихы Булды авылын 1800 елларда Иске Пандерка авылы кешеләре нигезләнгән. 1887 елда халкы рус һәм иске керәшен татарларыннан торган, дәүләт крестьяннары була. Авылда 1887 елда 351 кеше яшәгән. 58 хуҗалыкның 15ендә татарлар яшәгән.Материалы по статистике Вятской губернии. Подворная опись 1884—1893 гг.

Халык саны

Милли составы

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, керәшен татарлары 462 кешенең 6 %-ын тәшкил иткән, моннан тыш руслар (60 %), удмуртлар (34 %) яшәгән. Җирле татарлар керәшен татарларының Түбән Кама (алабуга) төркеменә карыйИстория и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.): коллективная моногра- фия. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-213-6.

1920 елда 108 хуҗалыкта 563 кеше яшәгән, 90 рус хуҗалыгы, 18 татар хуҗалыгы була. 1924 елда 99 хуҗалыктан торган, 562 кеше яшәгән.Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. — Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924.

1959 елда авылда 301 кеше яшәгән, төп халкы руслар була.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704. 1970 елда 357 кеше яшәгән.Всесоюзная перепись населения 1970 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту по Удмуртской АССР (Таблица 2) // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3931.9

Җирле керәшеннәр өйдә рус телен кулланалар, шулай да урамда үзара татарча сөйләшәләр.О феномене языкового поведения кряшен Удмуртии.

Дин

1899 елда авылда чиркәү төзелә.Балдейка. Церковь Николая Чудотворца. Чиркәү мәхәлләсенә 5 авыл һәм аларда яшәгән 1474 урыс, 241 керәшен удмурты, 402 керәшен татары, шул исәптән Корбанай авылы керәшеннәре дә караган.Вятская епархия. Историко-географическое и статистическое описание (с картой Вятской губернии). Вятка. 1912.

Бүгенге көндә җимерелеп юкка чыккан.

Искәрмәләр

Төркем:Кизнәр районы торак пунктлары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Удмуртия татар авыллары