Россия Федерациясе альтернатив граждан хезмәте (АГХ) — гражданнар тарафыннан хәрби хезмәт урынына җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә башкарыла торган махсус хезмәт төрен аңлата.

Хәрби хезмәткә чакыру урынына гражданнар җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә башкара торган аерым төр хезмәт эшчәнлеге ул. АГХ медицина һәм башка дәүләт учреждениеләрендә, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре оешмаларында, башка гаскәрләр, хәрби формирование һәм органнарда граждан персоналы сыйфатында тормышка ашырылырга мөмкин. Ул «Альтернатив граждан хезмәте турында» Федераль закон (2002 елның 25 июлендәге) белән каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып, РФ Хезмәт кодексы белән җайга салына.Луканин М. Малоизвестная альтернатива армии // Газета «Труд», 03.04.2009

Альтернатив граждан хезмәтенә җибәрелүче граждан шөгыльләнергә мөмкин булган эш төрләре, һөнәре һәм вазифасы һәм аның үтү урыны турында мәсьәләне хәл иткәндә, гражданның белеме, белгечлеге, квалификациясе, элеккеге эш тәҗрибәсе, сәламәтлегенең торышы, гаилә хәле, шулай ук оешмаларның хезмәт ресурсларына ихтыяҗы исәпкә алына.

Мондый хокуктан файдаланырга уйлаган граждан аның «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон билгеләгән хәрби хезмәт вакытыннан 1,75 тапкыр артыграк булуын исендә тотарга тиеш. РФ Кораллы Көчләре оешмаларында граждан персоналы сыйфатында хезмәт иткәндә исә аның вакыты 36 һәм 18 ай тәшкил итә.

Барыннан да элек ул чакыру буенча хәрби хезмәтне АГХга алыштыру турында гаризаны үз вакытында бирергә тиеш (үзен чакыру вакытына кадәр кимендә ярты ел кала). Гаризада хәрби хезмәт нигә аның инануларына яисә тоткан диненә каршы килүен нигезләргә кирәк. Яшь кеше аның дәлилләрен расларга риза булучы затларны күрсәтергә хокуклы.Суд отказал призывнику из Волгограда в альтернативной службе по религиозным убеждениям . Кавказ. Реалии, 05.05.2023

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе тарафыннан хәрби хезмәтне АГХ белән алмаштыру турында карар чыгарылган гражданга, медицина таныклавына һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең аны альтернатив хезмәткә җибәрү турындагы мәсьәлә хәл ителүче утырышына килү вакыты күрсәтеп, повестка тапшырыла. Килмәгән очракта ул хәрби хезмәткә чакырыла.

Искәрмәләр

Әдәбият

Eichler, Maya. Militarizing Men: Gender, Conscription, and War in Post-Soviet Russia. — Stanford University Press, 2011. — 256 p. — ISBN 9780804778367.

Төркем:Россия кораллы көчләре Төркем:Хәрби хезмәт