Нарыш — элек Туймазы районына кергән татар авылы. 1946 елдан — Октябрьски шәһәренә керә. Нарыш тавының итәгендә, Ык елгасының кушылдыгы Зәит (Каенлыкүл) суы буенда урнашкан.
Тарихи белешмә 1742 елда авылны хәзерге Актаныш районыннан, Әмәкәйдән килгән кешеләр нигезли.В. Имамов. Туймазыда Актаныш авылы 1906 елны авылда 564 кеше яши. Мәчет, су тегермәне, тимерчелек, икмәк амбары (мөгәҗи) була. Халкы типтәрләр катлавына караган. Җир азлыктан, күпләр күрше Зәет авылы «башкортлар»ының җирләрен эшкәрткәннәр. Авыл бердәнбер урамнан торган. 1930 елда 7-еллык мәктәп пәйда була.
Нарыш-тау янында 1937 елда нефть табыла. Шул ук елны 4 татар авылы арасындагы кырда нефтьчеләр бистәсен («Соцгородок») төзү карары чыгарыла. 1946 елдан ул Октябрьски шәһәре буларак билгеле.
Нарыш әле дә шәһәр эчендәге шәхси торак йортлардан торган бистә буларак яши. Бистәнең үз мәчете һәм мәктәбе бар.
Танылган шәхесләр Исмәгыйль Сәлимшин — 1950-75 елларда бистәнең мулласы, шагыйрь. Риф Гайнанов — көрәшче, тренер, Халыкара билбау спорт көрәше федерациясе башлыгы (2003-2009).
Сылтамалар
Төркем:Туймазы районы Төркем:Октябрьски