Хәйретдин СолтанХәйретдин Солтан. kazanutlary.ru, Хәйретдин Мадриддин улы Солтанов (; 1956 елның 19 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсе, Кибрай районы, Түзел) — язучы, журналист, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 2018 елдан Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе — спичрайтер. Үзбәкстанның язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы. Үзбәкстанның атказанган журналисты (2006). Үзбәкстан Республикасының халык язучысы (2026).

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 19 гыйнварында Sultonov Xayriddin Madriddinovich. baburid.uz Үзбәкстан ССР Ташкент өлкәсе (вилаяте) Кибрай районы Түзел авылында туган. 1963—1973 елларда Пәркәнт районының 42нче урта мәктәбендә укыган. В. И. Ульянов исемендәге Ташкәнт дәүләт университетының (2008 елдан Мирза Олугбәк исемендәге Үзбәкстан ) журналистика факультетын тәмамлаган (1978).

1974—1980 елларда , 1982—1985 елларда журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшләгән. Гафур Голәм исемендәге нәшрият-полиграфия мөхәррир (1980—1982), баш мөхәррир (1985—1993) вазифаларын башкарган.

1993 елдан — Үзбәкстан Республикасы Президенты җаваплы хезмәткәре, 2001 елдан — Үзбәкстан Республикасы Президентының мәдәният, матбугат һәм иҗат оешмалары эшләре буенча дәүләт киңәшчесеФахрулло Хамидуллаев. Выяснилась причина по которой Хайриддин Султонов и Кахрамон Куранбаев потеряли свои должности. Upl.uz, 28.08.2018. 2018 елдан Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияевның киңәшчесе — вазифасын башкараВпервые за 30 лет Хайриддин Султанов выступил в прямом эфире. Upl.uz, 28.06.2019.

Иҗаты Хәйретдин Солтан — Үзбәкстан ССРның халык шагыйре Әсгать Мохтар (1920—1997) нигез салган иҗади юнәлеш вәкиле. Студент елларында ук әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнә башлаган. «Чол» (Карт, Аксакал) хикәясе газетасында 1970-елларда басылып чыккан. Яшь язучы әдәби иҗат серләренә «Гулистон» журналында эшләгәндә (1974―1980 елларда) турыдан-туры Әсгать Мохтардан өйрәнгән. «Қуёш барчага баробар» (Кояш һәркемгә тигез, 1980), «Бир оқшом эртаги» (Бер кичке әкият, 1983), «Онамнинг юрти» (Анам йорты, 1987), «Умр эса ўтмоқда» (Гомер үтеп бара, 1988), «Бобурнинг тушларí» (Бабурның төшләре, 1992), «Йўқчилик ва тўқчилик» (1995) хикәяләре, повестьлары һәм новеллалары бар. «Саодат соҳили» (Бәхет яры), «Ёзнинг ёлғиз ёдгори», «Кўнгил озодадур», «Ажойиб кунларнинг бирида» хикәяләре белән әдәбият үсешенә өлеш керткән.

Бөек Моголлар империясен нигезләүче хаким, шагыйрь Заһириддин Мөхәммәд Бабур тормышына багышланган кайбер проза әсәрләре укучыларның игътибарын яулаган. Аерым алганда, «Yo‘lbarsning tug‘ilishi», «Oy botgan pallada», «Panoh», «Tavba», «Saodatsohili», «Boburning tushlari», «Boburiynoma» кебек әсәрләр әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителгән. Әдип шулай ук «Mardona kitob», «Zodagoniy iftixor», «Boburiylardan biri», «Sakkiz ustuvor tamoyil» кебек Бабурны өйрәнү темасына дистәләгән публицистик мәкаләләр, филология фәннәре кандидатлары Ансориддин ИбраһимовIbrohimov Ansoriddin Po‘latovich. baburid.uz, Баходир Эрматов, филология фәннәре буенча фәлсәфә докторы (PhD), доцент в.б. Һүлкар Нематова Ne’matova Hulkar Abdulbakiyevna. baburid.uz кебек галимнәрнең фәнни тикшеренүләренә язылган рецензияләр авторы.

Хәйретдин Солтан, сценарист буларак, шулай ук «Чангак» (1989), «Мозийдан бир саҳифа» (1991) кебек телефильмнар, шулай ук «Тушларимда кўриб йиғлайман» (1990), «Ёлғиз ёдгорим» (Бердәнбер ядкарем, 1998), «Mehrobdan chayo»n (Михрабтан чаян, 1998), «Ilhaq» (Илхак, 2020, фильм консультанты), «Ulug‘ Аmir va donna Maria» (Бөек Әмир һәм донна Мария, 2025, Төркия — Үзбәкстан) кебек нәфис фильмнар төшерүдә катнашканХайриддин Султанов (Hayriddin Sulton). Кино-Театр.Ру.

Дөнья һәм рус әдәбиятының танылган әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә иткән. Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери, рус язучылары , , , латыш язучысы Андрис Якубанс (1941—2008) Андрис Якубанс — биография, книги, отзывы, цитаты, таҗик язучысы (1911—1997) әсәрләреннән ясаган тәрҗемәләре барДунёнинг сири. Хайриддин Султонов. Nurzamon.uz.

Китаплары рус телендә «Триста шестдесять четыре дня», төрек телендә «Annemin yurdu», азәрбайҗан телендә «Millətçiliyin cəzası», кыргыз телендә «Жокчулук жана токчулук» нәшер ителгән. Аның кайбер хикәяләре шулай ук инглиз, гарәп, корея, таҗик, казакъ һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Казанда татар телендә нәшер ителүче «Казан утлары» журналының 2026 елның 8 (1246) санында Хәйретдин Солтанның «Дунёнинг сири» ( Дөньяның сере, 1979) хикәясе басылган (Гөлсинә Хәмидуллина тәрҗемәсе).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 — Үзбәкстан Республикасының Мактау грамотасы, 1996 — «Шуҳрат» медале, 2003 — «Меҳнат шуҳрати» ордены, 2006 — Үзбәкстанның атказанган журналисты, 2016 — «Фидокорона хизматлари учун» ордены, 2026 — Үзбәкстан Республикасының халык язучысы — дәүләт органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, милли әдәбият һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе, үзенчәлекле таланты һәм күпкырлы иҗади эшчәнлеге өчен һәм тууына 70 ел тулу уңаеннанСоветник Президента Хайриддин Султанов удостоен звания народного писателя. nuz.uz, 20.01.2026.

Искәрмәләр

Сылтамалар Sultonov Xayriddin Madriddinovich. baburid.uz Хайриддин Султанов (1956). ziyouz.uz Hayriddin Sultanov. Kardeş Kalemler

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәкстанның халык язучылары Төркем:Үзбәкстан журналистлары Төркем:Үзбәкстанның атказанган журналистлары Төркем:«Шөһрәт» үзбәк медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Мехнат шухрати» ордены кавалерлары Төркем:Үзбәкстан сәясәтчеләре Төркем:Спичрайтерлар