Мафия (инглиз. Mafia) — башта 2К Чех (электә Иллюжн Софтворкс) тарафыннан уйлап табылган һәм үстерелгән сугышчан-маҗара уеннары сериясе. Өченче уеннан башлап, Ангар 13 серия белән шөгыльләнә, ә 2К аны чыгара. Дүрт төп өлештән тыш беренче уенның ремейкы, икенче уенның камилләштерелгән басмасы һәм кесә телефоннары өчен чыгарылган ике спин-офф франшизага карый.

Мафия уеннарының вакыйгалары уйлап табылган һәм АКШ яки Италия шәһәрләренә охшаган урыннарда уза. Алар шулай ук гадәттә тарихи тәфсилләр күрсәтә: беренче уен узган Лост-Хевенда Бөек депрессия чоры күренә, Мафия III’тә 1960-еллардагы Яңа Орлеанга нигезләнгән Нью-Бордо тәкъдим ителгән, Мафия: Туган як’та исә Сицилия үзәнендә урнашкан 1900-еллардагы күпсанлы калалар бар. Уен барышы уенчылар сюжет аша узу өчен биремнәр үти торган ачык дөньяга нигезләнгән. Уенчылар икенчел активлыклар белән шөгыльләнә алсалар да, Grand Theft Auto сыман уеннар белән чагыштырганда активлыклар сызыклырак. Күпчелек уенда ачык дөньяда биремнәр үтәргә ирек бирүче Йөреш (инглиз. Freeride) режимы тәкъдим ителгән. Серия теге яки бу сәбәп белән мафиягә эләккән протагонистларга игътибар итә; алар я карьера баскычы буенча күтәрелергә тырышалар, я үч алып аны бетерергә тырышалар. Антагонистлар гадәттә төп каһарманны яки аның оешмасын хыянәт иткән персонажлар, яисә протагонистның үсүен әкренәйтә торган кешеләр.

Тәнкыйтьчеләр франшизаның күпчелек уены катлаулы хикәяләр, ачык дөнья дизайны һәм реализмга игътибар өчен мактап яхшы кабул иткән, әмма Мафия III кабатланучы уен барышы һәм техник мәсьәләләр аркасында шактый түбәнрәк бәяләр алган. Мафия сериясе шулай ук коммерция ягыннан уңышлы булган һәм үз барлыгы дәвамында 34 миллионнан артык нөсхә саткан.

Уеннар +Чыгу елыИсемТөп нөсхә исемеБулдыручыПлатформаларКонсольСанакКесә (мобиль) җайланмаларыТөп уеннар2002МафияMafiaИллюжн СофтворксПС2, ИксбоксВиндоус2010Мафия IIMafia II2К ЧехПС3, Иксбокс 360Виндоус, ОС Икс2016Мафия IIIMafia IIIАнгар 13ПС4, Иксбокс Ван2025Мафия: Туган якMafia: The Old CountryПС5, Иксбокс Сериес Икс/СВиндоусЯңадан чыгарылган уеннар2020Мафия: Соңгы басмаMafia: Definitive EditionАнгар 13ПС4, Иксбокс ВанВиндоусХикәяне киңәйткән өстәмәләр2010Мафия II: Джиммига хыянәт итүMafia II: The Betrayal of Jimmy2К ЧехПС3, Иксбокс 360ВиндоусМафия II: Джимминың вендеттасыMafia II: Jimmy's VendettaМафия II: Джоның маҗараларыMafia II: Joe's Adventures2017Мафия III: Тизрәк, җаным!Mafia III: Faster, Baby!Ангар 13ПС4, Иксбокс ВанВиндоус, ОС ИксМафия III: Ташлар борылмаганMafia III: Stones UnturnedВиндоусМафия III: Вакыт билгесеMafia III: Sign of the Times2026Мафия: Туган як – Намуслы кешеMafia: The Old Country – Man of HonorПС5, Иксбокс Сериес Икс/СРемастерлар2020Мафия II: Соңгы басмаMafia II: Definitive Editionд3т (d3t)ПС4, Иксбокс ВанВиндоусКесә (мобиль) җайланмаларына чыккан спин-оффлар2010Мафия II МобильMafia II MobileTwistbox GamesКесә телефоннары2016Мафия III: КөндәшләрMafia III: RivalsCat Daddy gamesайОС, Андроид

Искәрмәләр

Төркем:2К Чех булдырган санак уеннары Төркем:2К Геймз франшизалары Төркем:Экшн-маҗара уеннары Төркем:Бандалар турында матур әдәбият Төркем:Санак уеннарындагы әдәпсезлеккә бәйле җәнҗаллар Төркем:Ачык дөньялы санак уеннары Төркем:Оешкан җинаятьчелек турындагы санак уеннары Төркем:Тэйк-Ту Интерактив франшизалары Төркем:Тэйк-Ту Интерактив санак уеннары Төркем:Өченче зат шутерлары Төркем:Җәнҗалга җәлеп ителгән санак уеннары Төркем:2002 елда башланган санак уеннары серияләре Төркем:Чехиядә булдырылган санак уеннары Төркем:Итальян-америка мафиясе турындагы матур әдәбият