Игуасу шарлавыклары (, ) — Игуасу елгасындагы 275 шарлавыктанИгуасу (водопад в Юж. Америке) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. торган комплекс, Бразилия (Парана штаты) һәм Аргентина (Мисьонес провинциясе) чигендә урнашкан. Шарлавыклар Аргентина һәм Бразилиянең «Игуасу» милли парклары чигендә урнашкан. Ике парк та ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән (1984 һәм 1986 елларда).
Iguazú (Игуасу) атамасы гуарани телендәге y (су) һәм guasu (зур) сүзләреннән килеп чыккан.
Тарих Шарлавыклар агып торган базальт катламнар якынча 130—140 млн ел элек барлыкка килгән. 20 мең ел элек Игуасу шарлавыклары комплексы Игуасу елгасының Паранага койган урынында урнашкан. Су агымы тарафыннан чыгынты акрынлап җимерелү сәбәпле, шарлавык Парана елгасыннан елына якынча 1—2 м га ерагая, хәзер шарлавыклар комплексы белән Парана елгасы арасындагы ара якынча 28 км тәшкил итә.
Бу тирәлектә беренче билгеле кешеләр — гуарани һәм кайнганг кабиләләре. Бу районда табылган археологик объектлар моны раслый.
Европа фәне өчен Игуасу шарлавыкларын Альвар Нуньес Кабеса де Вака 1541 елда, Эльдорадо иленең легендар хәзинәләрен эзләп, үзенең экспедициясе белән Парана елгасы агымы буйлап джунгли аша өскә таба барган вакытта ача.
Шарлавыкның географиясе Шарлавыклар Игуасу елгасы тамагыннан якынча 23 км ераклыкта урнашкан. Комплексның киңлеге 2,7 км һәм аңа якынча 275 аерым шарлавык керә. Су төшү биеклеге 82 метрга җитә, ләкин күпчелек шарлавыкларда 60 метрдан бераз артыграк. Иң зур шарлавык — «Иблис йотымы» () — киңлеге 150 метр һәм озынлыгы 700 метр булган U-сыман текә яр. Бу шарлавык Бразилия һәм Аргентина арасындагы чикне билгели.
Яңгырлар сезонында тирә-якта 2000 мм якын явым-төшем була.
Күп кенә утраулар (шул исәптән шактый зурлары да) шарлавыкларны бер-берсеннән аерып тора. 2,7 км гомуми киңлекнең якынча 900 метры су белән капланмаган. Шарлавыклар 2,7 км мәйданлы амфитеатр рәвешендәге иңкүлек хасил итәләр. Шарлавыкларның күпчелеге Аргентина территориясе чикләрендә (озынлыгы 2100 м) урнашкан, ләкин Бразилия ягыннан (озынлыгы 800 м) «Иблис бугазы»на яхшы күренеш ачыла.
Уртача су чыгымы — 1746 м³/сек.Iguazú, Cataratas del // worldwaterfalldatabase.com.
Шарлавыклар тирәсендә өч шәһәр бар — Бразилия ягында Фос-ду-Игуасу, Аргентина ягында Пуэрто-Игуасу һәм Парагвай ягында Сьюдад-дель-Эсте.
Шарлавыкларның иң танылган атамалары: «Адәм һәм һава», «Өч мушкетер», «Ике сеңел», «Сальто-Эскондидо» («Яшерен сикерү»), «Сальто-Флориано» («Чәчәк сикерүе»), «Сан-Мартин», «Рамирес» һәм башкалар.
Башка җирле истәлекле урыннар — Итайпу гидроэлектростанциясе буасы һәм иезуит гыйбадәтханәләре.
Туризм
Игуасу шарлавыклары — Көньяк Америкада туристлар иң күп йөри торган урыннарның берсе. Ел саен бирегә 1,5—2 млн кеше килә. Туристлар өчен махсус күзәтү мәйданчыклары җиһазландырылган. Шарлавык тирәсендә җәяүле һәм автомобиль маршрутлары салынган. Шулай ук туристларга су үткәрми торган кием тәкъдим ителә, чөнки маршрутлар шарлавыклар итәгенә кадәр уза. Игуасу шарлавыклары тирәсендә халыкара аэропорт урнашкан, дистәләгән кунакханә, кемпинглар, керү юллары, җәяүле сукмаклар төзелгән. Җирле халык шулай ук әлеге туристлык индустриясендә мәшгуль, алар өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылган, анда алар җирле костюмнар киеп, җирле биюләр һәм җырлар күрсәтәләр.
Милли парклар Игуасу шарлавыклары ике милли парк территориясендә урнашкан: Аргентинадагы Игуасу Милли паркы, 1909 елда нигез салынган, мәйданы 67 мең га, һәм Бразилиядәге Игуасу Милли паркы, 1939 елда нигез салынган, мәйданы 185 мең га.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектлары Төркем:Әлифба буенча су объектлары Төркем:Шарлавыклар Төркем:Аргентина шарлавыклары Төркем:Бразилия шарлавыклары