Дания Әхмәтова (Әхмәтова Дания Заһретдин кызы; 25 май 1946 ел, Яшел Үзән) — педагогика фәннәре докторы (1998), профессор (2001), Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы (1992), Россия Федерациясенең югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре. Инклюзив белем бирү буенча федераль эксперт. Мирза Мәхмүтов исемендәге премия лауреаты (2023).
Тәрҗемәи хәле Әхмәтова Дания Заһри кызы 1946 елның 25 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1964 елда Арча педагогия училищесын кызыл диплома тәмамлый. 1964 елдан 1969 елга кадәр Арча районы авыл мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1971 елда Казан педагогия институтын «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1969—1985 елларда Яшел Үзән шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1985 елда Яшел Үзән шәһәренең 1нче урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә, әлеге мәктәп авторлык концепциясе буенча 1нче уку-тәрбия комплексы итеп үзгәртелә. 1990—1992 елларда Одесса педагогия институтының «Психопедагог» үзәгендә укый (гамәли психология буенча методист). 1994 елда Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып уку-тәрбия процессына интернет-технологияләрне, электрон китапханә сайтларын кертә. 1992 елда Россия Мәгариф академиясендә аспирантураны тәмамлап, педагогика фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала; 1998 елда педагогика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
2004 елдан 2017 елга кадәр ул үзе оештырган Дистанцион белем бирү технологияләре институты директоры була, дистанцион укыту системасын эшләп чыгарган белгечләр коллективын формалаштыра (Openet.ru платформаларында, 2010 елдан — «MOODLE» платформасында). Аның җитәкчелегендә студентларны укыту өчен 500дән артык электрон дәреслек һәм MOODLE системасында контент әзерләнә, алар буенча 4000нән артык студент белем ала.
2000 елдан бүгенге көнгә кадәр В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры булып эшли. 2017 елдан башлап, өстәмә рәвештә, Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институтын җитәкли, үзе оештырган структур бүлекчәләрдә: Инклюзив белем бирү технологияләре лабораториясендә, Теоретик һәм инклюзив педагогика кафедрасында фәнни җитәкчелекне гамәлгә ашыра.
Фәнни-методик эшчәнлек Дания Әхмәтова 10 елдан артык педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни мәктәбен үстерү өстөндә эшли. Фәнни мәктәп кысаларында аның җитәкчелегендә 18 диссертация (педагогика фәннәре кандидаты һәм докторы дәрәҗәсенә) якланды. Барлыгы 250 фәнни-методик хезмәте бар.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе: Мәгарифтә педагогик инновацияләр Мәгариф сыйфатын үстерүне идарә итү Инклюзив һәм дефектологик белем бирү технологияләре Укытучы һәм педагогның һөнәри компетенцияләрен үстерү һәм үз-үзен үстерү проблемалары Инклюзив белем бирүне цифрлаштыру
«Инклюзивное образование как педагогическая инновация» монографиясе V Урал төбәкара «Университетская книга — 2022» конкурсы нәтиҗәләре буенча инклюзив белем бирү буенча иң яхшы басма дип таныла.
Иҗтимагый эшчәнлек 1967—1969 еллар — ТАССРның Арча районы Тукай-Кырлай авыл советы депутаты 1976—1982 еллар — 10 нчы урта мәктәпнең профком рәисе 1989—1999 еллар — Яшел Үзән шәһәр советы депутаты 1985—1990 еллар — Яшел Үзән шәһәр комитеты пленумы әгъзасы 1992—1998 еллар — «Контакт — Регион» Идел буе төбәк инновацион мәктәпләр ассоциациясе президенты (28 оешма) 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр — Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Д 212.081.02 диссертация советы әгъзасы (13.00.01 — гомуми педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы белгечлеге буенча) 2017 елдан хәзерге вакытка кадәр — ТР Инвалидлар җәмгыяте каршындагы «Уңайлы мохит» советы әгъзасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты каршындагы инклюзив белем бирү буенча эшче төркем әгъзасы «Иң яхшы инклюзив мәктәп» проектында балалар һәм яшьләрнең инклюзив ялы буенча эксперт советы әгъзасы (РФ Мәгариф министрлыгы)
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре «Халык мәгарифе отличнигы» (1977 ел); К. Д. Ушинский медале (2004 ел) (педагогика фәннәре өлкәсендәге казанышлары өчен); Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2004 ел); «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (2008 ел); В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының атказанган профессоры (2019 ел); Халыкара педагогик белем бирү фәннәре академиясе (МАНПО) академик-сәркатибе; М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023 ел)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татар энциклопедиясе Әхмәтова Дания Заһретдин кызы КИУ Ахметова Дания Загриевна Ахметова Дания Загриевна Федеральный эксперт по инклюзивному образованию: Дания Загриевна Ахметова
Төркем:Педагогика фәннәре докторлары