Йөкләнә торган контент (ингл. Downloadable content; кыск. ЙТК; DLC) — чыгарылган уен өчен ясалган һәм уен нәшер итүчесе тарафыннан интернет аша сатылган өстәмә контент. Бушлай бирелеп яисә санак уены монетизациясе төре булып, ул, еш микротранзакция системасын кулланганда, нәшер итүчегә сатып алынган уен тарафыннан өстәмә акча эшләргә ирек бирә.

ЙТК скиннар сыман декорацион контенттан каһарманнар, дәрәҗәләр, режимнар һәм нигез уенының дәвамы буларак мондый контентны берләштерә алган эрерәк өстәмәләр сыман яңа контентка төрлеләнә ала. Берничә ЙТК пакеты кайбер уеннарда (шул исәптән чыгарылмаган әле ЙТК) сезон үткәрүенә (ингл. season pass) бәйләнә — гадәттә ЙТК бәйләм аша ташлама белән сатыла.

Dreamcast ЙТК тәкъдим иткән (әмма җиһазның һәм интернет элемтәсенең чикләре аркасында чикләнгән рәвештә) беренче йорт консоле булганда, Майкрософтның Иксбоксы концептны популярлаштырган. Санак уен консольләренең җиденче буыныннан башлап, ЙТК интернет элемтәсе белән санак уен платформаларының аерылгысыз өлеше иде.

Төркем:Санак уеннары төшенчәләре