Олы тау (, ) — Сарытау өлкәсенең Базарлы Караболак районындагы татар авылы. Шняевка авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Сарытау өлкәсенең төньягында урнашкан.
Тарихы Авылга XVII гасыр ахырында Колчура һәм Эшнәй авылыннан йомышлы чуашлар нигез салган. Беренче яшәүчеләр кораблар төзүдә катнашкан, ә 12 гаилә Петр I-дән аларга урнашу хокукы бирүче хокук алган. Дәүләт крестьяннары катлавына кергәннәр.
1762 елда авылның Акчура ягына Икенче Тарлак авылыннан темников татарлары килеп утыра.А. А. Хабибуллин. Участие мурз и служилых татар в заселении долин рек Узы и Медведицы в последней четверти XVII — начале XIX века.
Безнең көннәргә кадәр борынгы чуваш мәҗүси йолалары: зираттагы Мәрьямай ташына хөрмәт күрсәтү, үлгән юпларны искә алу көннәре, Ак тау янындагы чишмәгә дога кылу үтәлә, Төркиягә күченгән чуаш авыллары белән элемтәләр турында риваятьләр саклана.
Халык саны
Халык саны: 1858 елда — 569 кеше, 1894—855 (801 чуаш, 31 татар, 23 мордва), 1989—534 елларда (443 чуваш) кеше; 2002 елда — 457, 2005 елда — 354 кеше, (чуашлар һәм татарлар). 2010 елда 365 кешенең 51 % татарлар була.
2021 елда авылда 311 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 53 %, чуашлар — 42 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».
Инфраструктурасы Авылда 2 кибет, авыл клубы, китапханә, чишмә бар.
Элемтә Мобиль элемтә һәм 4G/LTE стандарты югары тизлектәге мобиль интернет эшли.
Искәрмәләр
Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Базарлы Караболак районы торак пунктлары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:1692 елда нигезләнгән торак пунктлар