Мари Ил Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Мари Ил Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (), Мари Ил мөхтәсибәте () ― Россия Федерациясенең Мари Ил Республикасында урнашкан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составындагы үзәкләштерелгән дини оешма. Мари Ил Республикасы мөселман җәмгыятьләренең бер өлешен берләштерә.

Тарих

1999 елның 25 февралендә Үзәк Диния нәзарәте составында Мари Ил Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (мөфти Рифгат улы Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев) барлыкка килгәнНина Зотова. Марий Эл – традиции благотворительности и просвещения. dumrf.ru, 02.12.2011. Төбәк Диния нәзарәте 30 мәчет һәм 32 мәхәлләне берләштергәнРегиональное Духовное Управление мусульман Республики Марий Эл.

2019 елда Красногорский бистәсе мөселманнарының җирле дини оешмасы Үзәк Диния нәзарәте составындагы Мари Ил Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте составыннан чыккан.

2021 елда мөселманнарның алты җирле дини оешмасы берләшеп, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте структурасында Мари Ил Республикасы мөхтәсибәте (Мари Ил мөхтәсибәте) оештыра (имам-мөхтәсиб хаҗи Фәрит хәзрәт Шаһиев)В Республике Марий Эл открывается новая мечеть. Пресс-служба ДУМ РФ, 22.07.2023. Оешманы төзү җыенында Мәскәүдән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты директоры Наил хәзрәт Шакиров катнашкан.

2021 елда төзелгән мөхтәсибәт хәзерге көнгә республиканың төрле төбәкләрендәге тугыз мөселман җәмгыятен берләштерә: Красногорский штб мәчете, Суслонгер штб мәчете, Мочалище бистәсе мәчете, Портчара авылы мәчетеп. Портчара. Ислам в Марий Эл, Бәрәңге бистәсенең Кызыл (Үзәк) һәм Ак мәчетләре Поселок Параньга. Ислам в Марий Эл, Йошкар-Ола шәһәренең Ислам үзәге, Звенигово шәһәре мөселманнарының җирле дини җәмгыяте (МРОМ), Силикатный бистәсе мөселманнарының җирле дини җәмгыяте (МРОМ) Открылся мусульманский центр МРОМ города Йошкар-Ола. dumrf.ru, 05.05.2023О нас. Ислам в Марий Эл.

Мөхтәсибәт барлык мөселманнарның җирле дини җәмгыятьләре (МРОМ) эшчәнлеген координацияли һәм Мари Ил Республикасы Хөкүмәте белән дини җәмгыятьләр арасында бәйләүче звено буларак чыгыш ясый. Шулай ук мөхтәсибәт дини җәмгыятьләрнең, имамнарның һәм мөселманнарның җирле дини җәмгыятьләре рәисләренең эшчәнлеге җәмгыятькә файда китерә торган һәм дәүләти-конфессиональ хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә торган рәсми эшчәнлек булсын өчен җирле администрацияләр белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча җаваплылыкны үз өстенә ала.

2026 елның 7 маенда Звенигово районы Красногорский бистәсендә урнашкан «Нурулла» мәчетендә узган мөселманнарның җирле дини җәмгыятьләре рәисләренең киңәйтелгән җыенында Мари Ил Республикасы мөхтәсибе вазыйфасына делегатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән Фәрит хәзрәт Шаһиев яңадан сайланган. Мөхтәсибнең беренче урынбасары итеп Йошкар-Ола шәһәре мөселманнарының җирле дини җәмгыяте рәисе Роман Александрович Голиков билгеләнгән Преемственность и единство: в Марий Эл избран Мухтасиб республики и отмечено 5-летие ДУМ. Ислам в Марий Эл, 09.05.2026Мари Ил Республикасы Йошкар-Ола шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы.

Мәчет

Мари Ил Республикасы Звенигово районы Красногорский бистәсендә урнашкан «Нурулла» мәчете РФ мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Мари Ил Республикасы мөселманнарының төп гыйбадәтханәсе булып тора.

Мөхтәсиб 2021 елдан имам-мөхтәсиб ― Габделхак улы Фәрит хәзрәт Шаһиев (1970 елның 23 апрелендә Мари АССР Звенигово районы Красногорский бистәсендә туган), дини белемне Казанның «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсендә алган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Республики Марий Эл (Мухтасибат Республики Марий Эл). О нас. Ислам в Марий Эл

Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Мари Илдә ислам Төркем:2021 елда нигезләнгән дини оешмалар