Трансанатолия газүткәргече, кыскача TANAP (, , ) — Азәрбайҗаннан (Россияне әйләнеп үтеп) Гөрҗистан аркылы Төркиягә, аннан Греция аркылы Европа илләренә табигый газ күчерү өчен Төркия территориясендә төзелгән газүткәргеч. Проектлар төгәлләнгәч, штаб-фатиры Нидерландларда булу каралганVladimir Socor. Aliyev, Erdogan Sign Inter-Governmental Agreement on Trans-Anatolia Gas Pipeline to Europe. jamestown.org , 27.06.2012. Газүткәргечнең озынлыгы — 1841 км. Газ үткәрүчәнлеге — 16×109 m3 (570×109 cu ft) .

Тарих Әлеге корылма Төркия, Европа берлеге илләренең энергетик хәвефсезлеге өчен әһәмиятле. Газ Азәрбайҗанда 1999 елда табылган дөньядагы иң эре газ-конденсат яткылыкларыннан берсе «Шаһ-Диңгез» () газ яткылыгыннан алына Проект освоения структуры Шах-Дениз. Независимое нефтяное обозрение "СКВАЖИНА". Газны Көньяк Кавказ газүткәргече (Баку — Тбилиси — Әрзурум маршруты) → Трансанатолия газүткәргече (TANAP) → Трансадриатика газүткәргече (TAP) аша куу күздә тотыла. 2019 елның июнендә газ Грециягә киләчәк.

Проект турында 2011 елның 17 ноябрендә Истанбулда узган III Кара диңгез энергетика һәм икътисад форумында белдерү ясала.

2011 елның 26 декабрендә Төркия белән Азәрбайҗан арасында газүткәргечне төзү һәм уртак куллану турында меморандумга кул куела.

«Шаһ-Диңгез» яткылыгы

Яткылыкта газ запасы: 1,2 трлн м³ табигый газ һәм 240 млн тонна газ конденсаты бар дип исәпләнә. Яткылык консорциум тарафыннан эшкәртелә, аңа түбәндәге компанияләр кергән: British Petroleum Azerbaijan (25,5 %) — оператор Statoil Azerbaijan (25,5 %) SOCAR Azerbaijan (10 %) Elf Petroleum Azerbaijan (10 %) LukAgip N.V. («Лукойл»га караучы компания, 10 %) Oil Industries Engineering & Construction (10 %) Turkish Petroleum Overseas Company Limited (9 %)

Ачу тантанасы Төркиянең Искешәһәр провинциясендә урнашкан компрессорлы - үлчәү станциясендә 2018 елның 12 июнендә узган газүткәргечне ачу тантанасында Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган, Азәрбайҗан президенты Илһам Әлиев, Сербия президенты Александр Вучич, Украина президенты Петр Порошенко, Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте президенты Мостафа Акынҗы катнаша.

Сылтамалар В Турции открыли газопровод в обход России. РИА Новости, 12.08.2018

Искәрмәләр

Төркем:Газүткәргечләр Төркем:Төркия Төркем:Кара диңгез