«Туган җир» () — Казанда 2017 елдан татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче журнал, төбәкчеләр хәрәкәтенең матбугат чарасы. Елга дүрт тапкыр (квартал саен бер сан) чыгуга исәпләнгән. Басманың баш мөхәррире — тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков. Электрон варианты булачак.
Тарих
2016 елның 13 февралендә Казанда төбәкчеләрнең (төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең) Беренче оештыру җыены уза. Төбәкчеләр хәрәкәтенең Устав проекты кабул ителә. Идарә сайлана, төбәкчеләр хәрәкәтен галим-археолог Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкли.
2017 елның 24-25 мартында «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең Беренче бөтенроссия корылтае уза. Корылтай кысаларында ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены «Туган җир» журналының беренче санын нәшер итә. Журнал җыен делегатларына таратыла.
Төбәкчеләр хәрәкәте 3 ел эчендә зур үсеш ала. «Туган җир» журналы күтәрелеп киткән төбәкчеләр хәрәкәтенең күркәм үсеш дәвамы булып тора.
Журналга төбәк тарихын өйрәнүгә кагылышлы фәнни-методологик, фәнни, фәнни-популяр бүлекләр, мәктәптә төбәк тарихын куллану, тарихи чыганаклар һ. б. бүлекләр кертелгән.
Танылган авторлары Дамир Исхаков Ильнар Гарифуллин Искәндәр Измайлов Мөнирә Сәгыйдуллина Зәйтүнә Тычинских Фәүзия Бәйрәмова Илсөяр Закирова Альберт Борһанов Лилия Мөхәммәтҗанова Ринат Гатауллин Рәшидә Хамзина Дамир Таҗиев Луиза Шәмсетдинова Шәйхи Маннур Мәгъсүм Акчурин Зәрия Хәбипова Луиза Сөрмәтова Эльвира Мозаффарова Кадерле Имаметдинов Руслан Айсин Равилә Кутумова
Вәли Идиатулла Ирек Биккинин Рөстәм Әминов Рәшидә Бакыева
Әдәбият Зәрия Хәбипова. Туган җиреңне яратсаң... «Татарстан яшьләре», 14.06.2018
Сылтамалар Рустем Аминов. Вышел первый номер краеведческого издания «Туган җир / Родной край». Сайт Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, 13.04.2017 Информация для краеведов. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 15.02.2018 Мөршидә Кыямова. Татарстанда «Туган җир» дигән яңа журнал чыга башлый — Дамир Исхаков. «Татар-информ» МА, 21.03.2017 «Туган җир», 2017 ел, 1нче сан.
Искәрмәләр
Төркем:2017 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Татарча журналлар Төркем:Русча журналлар Төркем:Татарстан журналлары