«Ключ» яшьләр театры () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2003 елдан эшләп килүче яшьләр театры — студия. коммерцияле булмаган оешма статусында. Труппада 15 артист, репертуарда 8 спектакль бар (2018). Адресы: 423810 ТР, Яр Чаллы, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02). Баш режиссер (2003 елдан) — Софья Федекина.

Тарих

2003 елның 23 октябрендә яшүсмерләр һәм студент яшьләренең үзешчән театры буларак оешкан. Театрның оештыручысы һәм җитәкчесе, баш режиссеры — Софья Юрий кызы Федёкина, РФ театр әһелләре берлегенең «Признание» премиясе лауреатыСофья Федекина: «Плакать проще, чем смеяться». Газета «Единство», 06.09.2017 . 2003—2010 елларда театр Яр Чаллының «Чакматаш» () балалар үзәгендә урнашкан була. Уйнаучыларга 18 яшь тулгач, балалар үзәгеннән китәргә туры килә. 2010—2018 елларда театр сәхнәсе Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты тулай торагының 1нче катында (Яр Чаллы тракты, 24) урнаша Театр «Ключ» после громкого затишья готовит премьеру на новом месте. Chelny-biz.ru, 20.07.2018 . 2018 елның май аеннан, «Нур» яшьләр үзәгендә (Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02)) мәйдан бирелә Все театры города. Наши Челны.ру . Театр V «Нәүрүз» халыкара театр фестиваль-форумында (2018) катнаша. Гастрольләре: Сербия, Латвия, Литва, РФ шәһәрләре — Санкт-Петербург, Ижау (2014), Щелыково (Кострома өлкәсе, 2011) Молодежный театр Ключ. chelnykuda.ru . Һәр елны театр «Катнашучылар» () исемле үзешчән театрларның Халыкара февтивален уздыра (Яр Чаллыда бердәнбер һәр елны була торган театр фестивале).

Куелган спектакльләр «Ак төннәр» () Ф. М. Достоевский «Кояш тузаны» () Т. Гуэрр «Ю» О. Мухина «Курорт маҗаралары» () Б. Фрил «Зәңгәр эт» () А. Бик-Булатов «Ева Кюн» Л. Будогоская «Изге Антоний могҗизасы» () Морис Метерлинк «Елга» () А. Паперный «Ул хәбәрсез югалды» () Я. Пулинович «Споканнан чулак» () Мартин МакДонах «Секонд хэнд заманы» () С. Алексиевич «Җәяүле буран» () А. С. Пушкин «Мин сөюгә омтылам» () О. Генри «Потудань елгасы» () А. Платонов «Өч иптәш» () Э. М. Ремарк «Печән өстендәге эт» () Лопе де Вега һ. б.

Сылтамалар Театрның Вконтакте диварындагы сәхифәсе Театрның twitter.сәхифәсе Театрның instagram сәхифәсе Анастасия Леонтьева. «Ключ» не от всех дверей: в Челнах театр съехал «в никуда». «Бизнес Online», 15.05.2017

Искәрмәләр

Төркем:2003 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Чаллы театрлары