Яр Чаллы циркы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1987-2022 елларда эшләгән муниципаль мәдәният оешмасы. Цирк каршында «Антре» балалар цирк студиясе эшләгән. Директор: Галина Бамбурова. Кую бүлеге мөдире: Светлана Ахмедьянова. 2022 елдан ― Чаллы филармониясеЧелнинский цирк переоборудуют под филармонию. Татар-информ, 23.11.2022 Ляля Гайфутдинова. Челнинский цирк станет филармонией. Челнинские известия, 23.11.2022

Тарих «Айгөл» шапито циркы

1985 елда «Союзгосцирк» «КамАЗ» заводына үзенең күчмә цирк-шапитосын булдыру тәкъдиме белән чыга. Шапито конструкциясе авыр булу, шәһәрдән шәһәргә күчереп йөртү өчен сүтеп-җыю мәшәкатьле булу сәбәпле, күчмә цирк идеясе барып чыкмый, әзер шапито шәһәрдә кала. 1987 елда Яр Чаллыда 1 700 тамашачыга исәпләнгән җәйге «Айгөл» шапито циркы эшли башлый. 1980—1990 елларда «Айгөл» циркында Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Красноярскидан һ. б. шәһәрләрдән илнең күп кенә атказанган коллективлары (шул исәптән, «Бертуган Запашныйлар циркы») чыгыш ясый Айгуль. Набережночелнинский летний цирк. SamaraGid.ru. Чаллының шапито торган Җиңү паркында 2016 елда Дан аллеясы корылу сәбәпле, шапито аннан алына һәм ул Барнаулга китәЦирк уехал. Челны ЛТД, 20.04.2016.

«Яр Чаллы циркы» МММО 2016 елның гыйнварында Яр Чаллы хакимияте шәһәрдә эшләп килгән цирк коллективларын «Яр Чаллы циркы» муниципаль мохтари мәдәният оешмасына (МММО) берләштерә. Цирк студияләренең өлкәннәр төркемен тәмамлаучылар балалар белән бер труппага берләшә. «Яр Чаллы циркы» МММО 2016 елдан эшчәнлеген яңа театраль-тамашалы цирк программалары форматында гамәлгә ашыра. Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендә цирк өчен стационар бина кору планлаштырыла«Культурный город». Набережные Челны.

Эшчәнлек төрләре цирк программалары күрсәтү массакүләм-мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү чараларны бергә үткәрү концерт эшчәнлеге

Цирк номерлары Илһам (, тоткычта эквилибр жанры) Кыршау белән уен (, «хула-хуп» жанры) Ковбойлар (моноциклларда жонглерлар жанры) Һавадагы номерлар (, киндер, һава боҗрасы, каешлар, трапеция) Катушкаларда эквилибр Каучук Антипод Клишник һ. б. Искәрмәләр

Сылтамалар Цирк турында Яр Чаллы шәһәре рәсми сайтында Вконтакте диварындагы төркем

Төркем:Яр Чаллы оешмалары Төркем:Яр Чаллы мәдәнияте Төркем:Сәнгать коллективлары Төркем:Цирклар