Бүре юкәсе, бүре җиләге () — бүре җиләкчәләр семьялыгыннан яфрак коючан яки мәңге яшел куаклар, сирәк очракта кечкенә агачлар ыругы.

Таралуы 80 ләп төре билгеле, күбесенчә Европа һәм Азиянең урта поясында очрыйлар. Татарстанда бер төре – гади бүре җиләге, яки бүре юкәсе (D.mezereum). Ылыслы һәм катнаш урманнарда, күбесенчә Кама алдының төньяк районнарында үсә.

Ботаник тасвирлама Тәбәнәк куак (30-100 см). Аз ботаклы аскы ботаклары яфраксыз үсемлек; кабыгы саргылт-соры төстә, ясмыксыман коңгырт төерләр белән капланган. Һәр ботакның очында ланцетсыман озынча яфраклы бәйләме бар. Чәчәкләре ал төстә, хуш исле, яфрак куентыгында өчәрләп-бишәрләп урнашканнар, яфрак ярганчы барлыкка киләләр. Җимеше – кызыл, сусыл. Орлыклардан, тамыр үрентесеннән (культурада чыбыкчадан, үрентедән) үрчиләр.

Куллану Кабыгы һәм агачында гликозидлар, минераль тозлар, сумала, буяу матдәләре, сагыз бар.

Халык медицинасында кабыгыннан һәм җиләгеннән ясалган спиртлы төнәтмәсен ревматизм, буыннар авыртканда файдаланалар.

Барлык өлеше дә (аеруча кабыгы һәм җиләге) агулы.

Бал бирүче үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/bre-ilge.

Искәрмәләр

Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Кызыл китап Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Куаклар Төркем:Татарстан табигате