Луз Анджанейя Гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Ченнай шәһәрендә иң борынгы Хануман гыйбадәтханәсе. Ул Майлапор урынында Луз буларак билгеле районда урнашкан.

Тарихы

Луз Анджанейя гыйбадәтханәсе Майсор паташалыгыннан Майлапорда 18-енче гасырда күчкән Саливахана Четтиарлар тарафыннан төзелгән. Карнатикның Навабы биргән җир белән, Четтиарлар Винаяга гыйбадәтханәләре төзегән. Кое казыганда алар Һинд дине Ходае Хануманның үз манифестацияләнгән потын тапканнар. Нәтиҗәдә алар шул урында Хануман гыйбадәтханәсен төзегәннәр. Комплекс эчендә Һинд дине Ходае Рамага гыйбадәтханә 1954 елда төзелгән булган. Гыйбадәтханә 200-енче юбилеен 2000 елда билгеләп үткән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар - Sri Veera Anjaneya Temple

Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре