Башинформсвязь — Уфадагы штаб-квартиралы Россия телекоммуникация компаниясе, Ростелеком составында.

«Башинформсвязь» ҖАҖ 1992 елда Башкортстан Республикасының дәүләт элемтә һәм информатика предприятиесен акционерлаштыру нәтиҗәсендә оештырыла.

1993 елда компания NMT-450, 1998 елда-GSM-900, 2000 елда CDMA технологиясе кулланып, кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтә башлый.

2004 елда компания ADSL технологиясе буенча Интернетка киң полосалы керү хезмәте күрсәтә башлый.

2009 елда компания " Башкортстанның кәрәзле элемтәсе» ААҖ акцияләренең 98,77 % ын алды.

2010 елларда Ростелеком составына керә.

2016 елда компания Самара өлкәсендә АИСТ (компания) региональ операторын сатып алды.

Төркем:Ростелеком