Айрат Вәлиев, Айрат Рәсим улы Вәлиев (1978 елның 25 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Көек) — техник фәннәр докторы (2018), доцент (2009). 2018 елның 14 ноябреннән 2025 елның 9 апреленә кадәр — Казан дәүләт аграр университеты ректоры. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).
Тәрҗемәи хәле 1978 елның 25 маенда Татарстан АССР Саба районы Көек авылында туган. 9 сыйныфтан соң, Яшел Үзән механика техникумын (1999 елдан көллият) кызыл дипломга, «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең (1995 елдан академия, 2006 елдан университет) авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын (2001) һәм «икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын (2005) тәмамлаган.
2018 елның ноябрендә Чуаш аграр академиясендә «Җир эшкәртү машиналарының яңаларын булдыру һәм камилләштерү нигезендә Урта Идел буе шартларында туфрак эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына докторлык диссертациясе яклыйМарина Чередниченко, Тимур Латыпов. «Ученик должен превзойти учителя»: в КГАУ сменился ректор, правивший 22 года. «БИЗНЕС Online», 17.07.2018.
Алмания, Словакия, Литва, Нидерландлар, Эстония, Кытайда стажировка узган.
Хезмәт юлы 2001-2004 елларда — Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе .
2004-2006 елларда — Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе энергия ресурсларын саклау кафедрасы өлкән укытучысы.
2006-2008 елларда — Казан дәүләт аграр университетының машиналарга хезмәт күрсәтүне оештыру һәм технологиясе кафедрасы доценты.
2007-2008 елларда — Казан дәүләт аграр университетының корпоратив-кластерлы укыту үзәге җитәкчесе.
2008 елдан — Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры.
2011-2016 елларда — Казан дәүләт аграр университетының машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире.
2018 елның 17 июленнән 14 ноябренә кадәр — Казан дәүләт аграр университеты ректоры в.в.б.
2018 елның 14 ноябреннән 2025 елның 9 апреленә кадәрЗнаковое событие в Казанском ГАУ! КГАУ Вконтакте, 9.04.2025 — Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев Казан дәүләт аграр университеты ректоры итеп билгеләнде. Татар-информ МА, 16.11.2018.
Гыйльми эшчәнлеге юнәлеше Татарстан җөмһүрияте шартларында туфракны эшкәртүнең адаптив энергия ресурсларын саклау системасы өчен нәтиҗәле технологияләр һәм техник чаралар.
60 фәнни хезмәте, ш. и. 2 монографиясе бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 — РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре. 2023 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ― ''«Разработка и внедрение инновационных приемов мелиоративного земледелия, обеспечивающих повышение экономической эффективности сельскохозяйственного производства Республики Татарстан» хезмәте өчен Указ Раиса Республики Татарстан №912 от 26 декабря 2023 года. «Республика Татарстан», 29.12.2023 Искәрмәләр
Сылтамалар
Валиев Айрат Расимович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru
Моны да карагыз
Төркем:Яшел Үзән механика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Ректорлар Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары