Аракешвара Гыйбадәтханәсе, Һинд дине Ходае Шивага багышланган, Һиндстанда, Карнатака штатында, Чамараджанагар районында Холе Алур авылында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Тарихчы Сарма буенча, гыйбадәтханә Көнбатыш Ганга Династиясенең 10-ынчы гасыр хөкеменә карый, ул соңрак чорларда яңартыла башлаган. Ул Патша Бутуга II тарафыннан якынча безнең эраның 949 елында тарихи Такколам бәрелешендә Чола династиясе өстеннән бәйрәм итәр өчен төзелгән булган. Ул Чола династиясе Патшасы Парантака I-нең улы таҗ принцы Раджадитья һәм Патша Бутага II (Раштракута императоры Кришна III-нең куәтле вассалы)-ның сугышы булган.Kamath (1980), p.83Sastri (1955), p.162Chopra, Ravindran and Subrahmanian (2003), p.97Sarma (1992), p.21, p.111 Гыйбадәтханә Үзәк Һиндстанның Археологик Эзләвенең милли әһәмиятле һәйкәле булып санала.
Гыйбадәтханә планы Гыйбадәтханә Көнбатыш Ганга биналарының гади план характерына ия. Аның санктумы (гарбхагриха), вестибюле (ул сукханаси дип атала) ул изге урынны яхшы ябыштырылып ясалган ябык залга (наваранга яки махамантапа) һәм ачык, күтәрелгән мантапага тоташтыра, тыштан ул Нанди (үгезе)нең (Ходай Шиваның атлана торган хайваны) сурәте булган гыйбадәтханәгә карый. Ул "нандимантапа" дип атала. Гыйбадәтханә шунда күтәрелгән нигез адхиштхана) дип атала.
Бизәлеш гади булып тора, монда биюче күк кызлары (апсаралар), алар үрелүче үсемлекләр эчендә (лата-патра, лит) алар агач бусагасына кадәр. Керүнең һәр ягында ике турыпочмаклы вертикаль авышлык алар дүрт панельләргә бүленгән, анда ир кеше барабанчылары сурәтләнгән (алар дола-нритья дип аталалар). Өске панельдә ир кеше биючеләре бар, алар барабан, скрипка, рудра "вина", флейта һәм "канҗира"да уйнаучы музыкантларның ансамбле уйнавына бииләр. Тарихчы Сарма буенча, хәзерге бернинди гыйбадәтханәдә дә, биюнең шундый биредәге (дэзи) формалары сурәтләнмәгән.Sarma (1992) p.107 Сарма буенча иң кызык барельеф потлар булып, "нандимантапа"да түгәрәк баганалар тора һәм ябык "махамантапа"лар. Бу рельеф тере рәвештә Бутага II-нең Чола таҗ принцы Раджадитьяны җиңүен тасвирлый, шуңа Һинду эпосларыннан темалар, мифик фигуралар һәм Ярым-ходайлар өстәлгән.Sarma (1992), pp.109-110 Ябык "махамантапа" рельеф эшендә түшәмдә "Дикпала" рәшәткәсендә ябык "махамантапа", анда биюче Шива (ул "натья шива" дип атала). Ябык залда берничә бәйсез пот бар, аларга Махишасурамардини ("асура"ны үтерүче Дурга Алиһәсе), Дакшинамурти (укытучы буларак Ходай Шива), Саптаматрика'' (җиде күк анасы) һәм башка 8-енче - 9-ынчы гасырларга карый торган потлар керә.Sarma (1992), p.107
Билгеләмәләр
Искәрмәләр
Галерея
Тышкы сылтамалар
Төркем:Һинд дине Төркем:Шиваизм Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре