Гипс-1 — Татарстанның Кама Тамагы районында гипс җитештерү урыны. Иделнең текә ярында (Богородское таулары), Куйбышев сусаклагычы кимәленнән 20 метр биеклектә, Тенеш бистәсеннән көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Мәгарәнең озынлыгы 2680 метр, сыдыручы тау токымнары — гипс белән доломит, керү юллары 11. Туристлар өчен уңайлы булган, хәзерге көндә файдалынылмаган гипс штоленнарының берсе булып тораКАКИЕ ПЕЩЕРЫ В ТАТАРСТАНЕ МОЖНО ПОСЕТИТЬ НАЧИНАЮЩИМ? Штоленнар 1930-нчы елларда «семисаженник» дигән гипс пластын эшләгәндә барлыкка килә. 1950 елга эшкәртү эшләре туктатыла. Системада 11 өлешчә җимерелгән чыгу юллары бар. Системада быраулар, вагонеткалар өчен рельс калдыклары сакланганhttp://speleogenesis.info/institute/libpdf/Gunko_2011_Swiyazhsk_Tetushi.pdf 2005 елда беренче җимерелү очрагы була, ә 2011 елда икенсе очрак. Европада иң зур рудник булып исәпләнгән Тенеш руднигына керү тыелган.
Гипс-1 мәгарәсенә керү янындагы мәйданчык буларак кулланылаКлуб путешествий Экстрем . Моны да карагыз Сөйки мәгарәләре
Искәрмәләр
Төркем:Спелестология Төркем:Татарстан мәгарәләре Төркем:Татарстан тарихы Төркем:Кама Тамагы районы