Изгеләр зираты () — Татарстан Республикасы территориясендәге ислам диненә караган изге урыннарның берсе, Тәтеш районының Алабирде авылы җирлегендә кабер калдыклары, археологик истәлек.Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н. Г., Гарустович Н. Г., Старшинина Н. Г. -Тетюши, 2000
География Олы Әтрәч авылыннан 200—300 м чамасы көнчыгыштарак урнашкан. Мәйданы 7600 кв.м.http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/news/51
Гомуми мәгълүмат Зират, риваятьләргә караганда, «Мең Өйле Шонгатыныкы» булган. 19 гасыр ахырында биредә 41 ташбилге булу теркәлә,1949 елда — 22, 1961 елда — 16 ташбилге сакланып кала. 1943 елның көзендә галим Әхмәт Булатов бу ташбилгеләрне фотога төшереп ала һәм өйрәнә. Аларның күпчелегендә рельефлы яки чокып ясалган куфи язмалары булуы ачыклана. Ташбилгеләргә язылган текстларның бер өлеше "Введение в булгаро-татарскую эпиграфику"китабында басылып чыга.Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. -Москва, 1960. 1961 елда җир казу эшләре вакытында 1361 елга караган ташбилге куелган хатын-кыз кабере табыла. 2009 нчы елда күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган язучы, Татарстанның Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин инициативасы белән зират сакланып калган бер гектар мәйдан тимер рәшәткә белән әйләндереп алына, капка куела, биредә мең ярым агач утыртыла. Бүгенге көндә мөселман динен тотучыларның изгеләргә табыну урыны булып тора. Җирле халык арасында бу урын белән бәйле төрле риваятьләр саклана. Зират янындагы чокырда «Изгеләр чишмәсе» дигән чыгыш бар. 2007 елның 1нче июлендә чишмәгә һәйкәл һәм чардуган куела.М. Вәлиев, М. Вәлиева «Мең өйле Шонгаты» яки «Әтрәч кенәзлеге».- Казан: «Иман» нәшрияты, 2010.
Әтрәч укулары 2012 елдан бирле җәй башында Изгеләр зираты янында «Әтрәч укулары (Шәфкать-Шәриф бәйрәме)» оештырылып, әрвахлар рухына дога кылына. Бу чарага төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар җыела. Әлеге җыенның башлаучылары — Туфан Миңнуллин һәм авыл тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мөнир Вәлиев.
Шулай ук карагыз Олы Әтрәч
Искәрмәләр
Кулланылган әдәбият Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н. Г., Гарустович Н. Г., Старшинина Н. Г. -Тетюши, 2000
Тышкы сылтамалар http://xn--80aagie6cnnb.xn--p1ai/ http://minjust.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/971151.htm http://dumrt.ru/news/news_6902.html https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/21/166343/
Төркем:Тәтеш районы зиратлары Төркем:Татарстан истәлекле урыннары Төркем:Татар зиратлары