Сәлах Хөсни, Сәлахетдин Мөхетдин улы Хөснетдинов (1912 ел, РИ, Казан губернасы, Көрәле — 1974 елның 10 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — режиссёр, драматург, татар курчак театрына һәм татар балалар драматургиясенә нигез салучыларның берсе. 1940—1965 елларда Казан курчак театрының баш режиссеры. Театрда 36 ел эшләү чорында 100 дән артык спектакль куя. ТАССР атказанган артисты (1954), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1960).
Тәрҗемәи хәле 1912 елда Казан губернасының (хәзерге Кама Тамагы районы) Көрәле авылында туган. Әнисе вафат булгач, әтисе һәм туганнары белән Казанга күченә Балачак иленнән икәнлегебезне онытмыйк . «Мәдәни җомга», 23.12.2012. 1928 елда, уналты яшендә, Ленинградта эшче яшьләр театрында режиссер-лаборант булып эшли. 1931 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән кайткач, Минзәлә театрында актер һәм режиссер булып эшли. 1938 елдан Казан дәүләт курчак театрында (1998 елдан Татар дәүләт «Әкият» курчак театры) режиссер булып эшли башлый. Лениградта һөнәри режиссерлар курсын тәмамлагач (1940), театрның иҗат җитәкчесе — баш режиссеры итеп билгеләнә: 1940—1965 елларда — Казан дәүләт курчак театрының баш режиссеры. Остазы — ССРБ халык артисты алымнарын куллана. Театрда таяклар белән хәрәкәтләндерелүче курчакларга өстенлек бирелә.
Режиссер буларак куйган спектакльләренең кайберләре: «Камыр батыр» (1946), «Алдар Хәсән», «Дутан-батыр» (1953), «Шүрәле», «Хәйләкәр Таҗи» (1957), «Кисекбаш» (1957, Габдулла Тукай әсәре буенча), «Алпамша» (1959), «Алтын чәкән», (1961), «Хуҗа Насретдин» (Нәкый Исәнбәт әсәре), «Айтуган» (Шаһиморат Зәйни әсәре) О юбилее кукольника. КДМИ сайты. Үзе дә, татар халык әкиятләрен файдаланып, курчак театры өчен сәхнә әсәрләре язган (мәсәлән, «Дутан батыр», «Алпамша», «Хәйләкәр Таҗи», «Алтын чәкән», «Камыр батыр», «Аккош белән Өмет», «Шомбай курае») һәм күп кенә татар язучыларын — драматургларын курчак театрына тарткан, аларның әсәрләрен сәхнәләштергән Татар дәүләт «Әкият» курчак театры . Театралыные музеи России. ССРБ халыклары (рус, башкорт, чуаш) телләреннән һәм чит телләрдән (испан, инглиз, чех) әсәрләр тәрҗемә итә.
Курчак театрлары өчен татар телендәге ике пьеса җыентыгы аның катнашында чыгарыла. Театрның 30 еллыгына татар телендә «Курчак театры» китабын бастырып чыгараОльга Иванычева. Роза Яппарова: «Куклы должны играть и для взрослых». «Казанские ведомости», 01.11.2012.
1946 елда узган Бөтенроссия балалар театрлары конкурсында Казан курчак театры тамашалары призлы урыннар ала. 1962 елда Нәби Дәүли пьесасы буенча куелган «Бәхет җыры» спектакле курчак театрларының Бөтенроссия фестивалендә I дәрәҗәдәге дипломга («Иң яхшы спектакль» һәм «Иң яхшы режиссер эше» номинацияләрендә) лаек була Курчакларга тугъры хезмәт итте . «Шәһри Казан», 11.12.2012. «Бәхет җыры» 10 ел эчендә 1 500 тапкыр күрсәтелә.
1959 елда Казан курчак театры өчен яңа бина — кинотеатр бинасын (элекке Изге рух иңү чиркәве (), Луковский урамы) алуга ирешә.
Сәлах Хөснинең «Камыр Батыр» спектакле белән «Әкият» курчак театры «Ортеке» халыкара курчак театрлары фестивалендә (2011, Алматы, Казакъстан) катнаша, «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше» номинациясендә диплом белән бүләкләнә «Әкият» курчак театры тарихы. Театрның рәсми сайты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1954 — ТАССР атказанган артисты 1960 — ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Гаиләсе кызы Венера (Тимерханова) оныгы Динара (Даянова), КДМИ доценты оныкчыгы Гөлнара
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 637. ISBN 0-953-0650-3-0
Сылтамалар
Сәлах Хөсни. «Милләттәшләр» порталы
Моны да карагыз
Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Режиссёрлар Төркем:Татар драматурглары Төркем:Минзәлә театры актерлары Төркем:Шәхесләр:«Әкият» театры