Фән Вәлиәхмәтов, Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов (1951 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Хафиз ― 2024 елның 12 октябре, РФ, БР, Шаран районы, Шаран ) ― җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның (2007) һәм Башкортстанның (2011) халык артисты. Шаран районының мактаулы гражданы (2013). Илдар Юзеев премиясе лауреаты (2024).

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 18 гыйнварында Башкортстан АССР Шаран районының 20 генә йортлы Хафиз авылында туган. Әтисе — Гавис, әнисе — Галимә. Уфа сәнгать укуханәсен (1979, Д. Ә. Мусин классы), Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1993, читтән торып) тәмамлаган.

Сәнгать укуханәсен тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның концерт төркемендә 8 ел җырлый. Аннары үзенең концерт төркемен оештырып, ил буенча гастрольләрен башлап җибәрә.

1970 елдан Туймазы мәдәният сараенда солист булып эшли.

1973-1974 елларда Бүздәк районы мәдәният йортында хезмәт куя.

1979 елдан Башкорт дәүләт филармониясе солисты.

1995—2005 елларда Чаллының «Болгар» бию ансамбле (хәзерге «Болгар» бию театры) җырчысы Фән Вәлиәхмәтов. Единый портал башкирской музыки.

2024 елның 12 октябрендә вафат булган. Шаран авылы зиратында әнисе кабере янәшәсендә җирләнәЗилә Мөбәрәкшина. Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә: «Башкортстан татарларының йөзе, таянычы иде». Интертат, 13.10.2024. Иҗаты Көчле, үзенчәлекле бәрхет тавышка ия. Татар җырчыларының халыкчан җыр башкару традициясен дәвам итә. Утыз яше тулгач, тальян гармунда уйнарга өйрәнә. Тальян гармуннарын Удмуртиянең Чайковский шәһәрендә яшәгән Җидеяр Мөхеяровтан (Зидияр Мухояров, чыгышы белән БР Тәтешле районыннан, милләте удмурт) махсус ясатып алганИлфак Шиһапов. Фән Вәлиәхмәтов белән әңгәмә. «Шәһри Казан».

Репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Рауза Сəхəветдинова, Рим Хәсәнов һ. б. композиторларның җырлары, татар («Герман көе», «Зөлəйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Васфикамиләкәем», «Әрәмә», «Сагыну», «Авыл көе», «Зөләйха», «Рекрутлар җыры», «Урам көе», «Арча яклары», «Каюм көе», «Акъяр көе», «Һаваларда йолдыз», «Чибәр кызга», «Зөһрә йолдыз», «Мәк чәчәге», «Күн авылы көе»), башкорт («Гайсә ахун», «Порт Артур», «Ялчыгол») халык җырлары һ. б. җырлар. Халыкта онытылган җырларны табып алып, башкара. Татар халык җырларыннан, тальянда уйнап, аудиодиск чыгарган.

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә «Кердем карурманнарга», «1995 елның иң яхшы җыры» — «Әле дә дуслар бар әле», «Хәтеремдә, әткәй», «Хәсәншәех» (Алмаз Галин сүзләре, Венер Мөхәммәдиев көе), «Авылга бер кайтып килик», «Аңла инде», «Йөрәгемдә моңнарың», «Көзге чәчкәләр» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Моңаймачы, дускаем», «Сарманай» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Вил Казыйханов сүзләре), «Казлар юлы», «Сагындырыр әле туган як», «Син Илешкә килсәң», «Сөйгән яр», «Бар иде яшь чаклар» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Кулда тальян гармун» (Уран Кинҗәбулатов сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) һ. б. җырлар Ф. Вәлиәхмәтов башкаруында популярлашып китә.

Фән Вәлиәхмәтов РФ төбәкләре һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, татар халкының гыйбрәтле язмышка дучар булган вәкилләре белән еш очраша, шуңа күрә үз программасына милли аңны уята, җанга тынгылык бирми торган җырларны кертә. «Теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа» (И. Шакиров).

«Татарстан АССРда БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1989), Казакъстанның Күкчатау өлкәсе Кызыл-Яр авылында Ибраһим Сәләховның 80 яшьлек юбилеенда (1991, октябрь), Карелиянең Суоярви районында әдәби-музыкаль очрашуларда, Сабантуй бәйрәмендә (Әделайд, Австралия, 2006) һ. б. бик күп мәдәни чараларда катнаша.

2014 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Вконтакте сәхифәсе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1989 — БАССР атказанган артисты 1994 — Татарстанның атказанган артисты 2007 — Татарстанның халык артисты 2010 — «Алтын Урал» халык премиясе 2011 — Башкортстанның халык артисты 2013 — «Шаран районының мактаулы гражданы» 2021 — Салават Юлаев ордены (БР)Список награждённых государственными наградами Республики Башкортостан. glavarb.ru, 19.03.2021 Фән Вәлиәхмәтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Азатлык радиосы, 19.03.2021. 2024 ― Илдар Юзеев премиясе ― актив мәдәни-иҗтимагый эшчәнлеге һәм Илдар Юзеев иҗатын пропагандалавы өченРузилә Мөхәммәтова. «Мәйдан» журналы Илдар Юзеев премиясен беренче мәртәбә Казанда тапшырды. Татар-информ, 20.04.2024. Гаиләсе Хатыны Светлана, уллары.

Сын Валиахметов Руслан Фанович

Внук Валиахметов Вильдан Русланович

Внучка Валиахметова Рузанна Руслановна Хәтер 2025 елда туган ягы Шаран районы административ үзәге Шаран авылында һәйкәл куелган. Һәйкәлне гранит ташыннан Октябрьский шәһәре скульпторы Рамил Шәфигуллин ясаган. Монумент милли бизәкле кием кигән, тальян гармунга кушылып җырлаучы артистны сурәтлиБашкортстанда танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылды. Татар-информ, 2.07.2025Инсаф Хужабирганов. В Башкирии установили памятник известному певцу Фану Валиахметову. Башинформ, 1.07.2025.

Искәрмәләр

Әдәбият Фән Вәлиәхмәтов. Яшәүләрем – җыр минем!. К.: «Сүз» нәшрияты, 2006. Шаһинур Мостафин. «Чын дусларым бар әле». Фән Вәлиәхмәтов иҗат портретына штрихлар. «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 42-55нче бит.

Сылтамалар

Э. Ә. Нәбиева. Фән Вәлиәхмәтов . Башкирская энциклопедия Шаһинур Мостафин. Фән Вәлиәхмәтов феномены . «Безнең гәҗит», 17.04.2014

Моны да карагыз

Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Музыкантлар Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары