Кристиан Лоус Ланге (; 17 сентябрь 1869 ел – 11 декабрь 1938 ел) — норвегияле сәясәтче, Парламентара берлекнең генераль сәркатибе. 1921 елда Карл Брантинг белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Биография Ланге 1869 елда Ставангерда туа. Осло университеты 1893 елда гуманитар фәннәр магистры дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1909 елда Парламентара берлекнең генераль сәркатибе вазифасына керешә, шуңа күрә берлекнең штаб-фатиры урнашкан Брюссельга күченә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, оешма Норвегиягә күченә, ә Ланге аның эшчәнлеген үзе генә диярлек алып бара. Сугыштан соңгы чорда ул Берлекнең эшен яңадан башлар өчен бик тырыша, ә 1921 елда Женевада сугыштан соң беренче конференцияне оештыра. Шул ук елны ул Карл Яльмар Брантинг белән Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Аның Нобель лекциясе интермилләтчелеккә багышланган була. Соңрак ул Милләтләр Лигасының эшчәнлегендә катнаша һәм анда Норвегия вәкиле булып тора.
Кристиан Ланге 1938 елның 11 декабрендә вафат була. Сылтамалар Кристиан Ланге Кристиан Лоус Ланге — биографиясе Биография на Nobelprize.org
Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Норвегиядән Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Осло университетын тәмамлаучылар Төркем:Норвегия сәясәтчеләре