Астрахани́т (блёдит) — минерал, натрий һәм магнийның сулы сульфаты. Тозы караңгы төстә, хлорид-сульфат типлы Әстерхан өлкәсе күлләреннән һәм Кара-Богаз-Гол култыгыннан табыла. Na2SO4·MgSO4·4H2O. Башка, хәзерге вакытта киң таралган атамасы — блёдит — мәшһүр алман химигы К. Блёде хөрмәтенә (; 1773—1820). Салкын суда эри, тәме бераз гына ачы-тозлы.
Астраханит глаубер тозыннан (натрий сульфаты) Na2SO4 һәм ачы тоздан (магний сульфаты) MgSO4 тора. Сулыкларда температура түбәнәйгәндә рападан бик озак үсә.
Натрий сульфатын пыяла җитештергәндә, целлюлоза ясаганда, текстиль, сабын җитештерү һәм башка сәнәгать тармакларында кулланалар.
Шулай ук карагыз Глауберит Мирабилит Рапа
Искәрмәләр
Сылтамалар
Астраханит в базе webmineral.com Блёдит в Геовикипедии
Төркем:Минераллар Төркем:Икеләтә тозлар Төркем:Сульфатлар (минераллар) Төркем:Натрий минераллары Төркем:Магний минераллары Төркем:Химия