Фәрит Яруллин музее () — Татарстанның Мамадыш районы Кече Сон авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның (Фәрит Заһидулла улы Яруллин, 1914—1943) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

1990-елларда ачылган беренче музей бинасы экспонатлары белән янгында юкка чыга. 2016 елның 12 июлендә музей яңа бинада, җирле идарә җитәкчесе Мансур Сәлахов көче белән торгызылган элекке мәдрәсә бинасында ачылаТатьяна Мищенко. Медресе 19-го века восстановили в Мамадышском районе – теперь там музей. «Нократ», 6.07.2016.

Экспонатлар Музейда 2 мең экспонат (музыка уен кораллары, пианино, XX гасыр башы көнкүреш җиһазлары, фотосурәтләр, документлар, газета мәкаләләре, афишалар) тупланган.

Экспозиция Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты, музей урнашкан элекке мәдрәсә тарихы, Кече Сон авылы тарихы белән таныштыра. Экспозиция ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Матвеев җитәкчелегендә оештырылган.

Сылтамалар Музей Фарида Яруллина . Музеи России Открытие музея композитора Фарида Яруллина в с. Малая Сунь Мамадышского района

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Мамадыш районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Фәрит Яруллин