Иван Яковлев мемориаль музее (, ) — Татарстанның Тәтеш районы Күшки-Яңа Тимбай авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Тәтеш төбәге тарихы музее филиалы. Күшки-Яңа Тимбай авылында туган чуаш мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлевның (1848—1930) тормышы белән таныштыра.

Тарих 1998 елның 25 апрелендә ачыла.

2008 елда Иван Яковлевның 160 еллыгына музей бинасы алдында бронзадан бюст куелган. Авторы — Чуашстанның халык, РФ һәм Башкортстанның атказанган рәссамы .

Бина Музей 1895 елда И. Я. Яковлев үзе төзеткән мәктәпнең агач бинасында урнашкан. Чуаш мәгърифәтчесенең туган нигезендә кәшәнә төзелгән.

Экспонатлар Музейда күренекле чуаш мәгърифәтчесе, чуаш мәдәнияте, язуы башында торучы Иван Яков улы Яковлев турында материаллар (документлар, фотосурәтләр) тупланган. Сынлы сәнгать әсәрләре, XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы чуаш авылы керәстияны тормышын сурәтләүче хезмәт кораллары, көнкүреш җиһазлары, киемнәр куелган. Хукаш кирмәне урынында үткәрелгән археологик казынуларда табылган табылдыклар урнаштырылган.

Әдәбият И. Я. Яковлев — 160 лет (төзүчеләр Вериялов В. Г., Пыркин А. А., бизәүче Панягина Н. Г.). Тәтеш: «Тәтеш басмаханәсе» ААҖ, 2008.

Сылтамалар Музей истории Тетюшского края. Тәтеш районы сайты Мемориальный музей И. Я. Яковлева. Музеи России

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Тәтеш районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Мемориаль музейлар Төркем:Иван Яковлев