Әлфәт Закирҗанов, Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов (1959 елның 7 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Югары Яке) — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты (1993), филология фәннәре докторы (2012), Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире. Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры. Рус мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик әсбаплар, вакытлы матбугатта басылган бүгенге әдәби процесска багышланган тәнкыйть мәкаләләре авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2005). Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (2019). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2023).
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 7 октябрендә Татарстан АССР Мамадыш районы Югары Яке авылында сугыш ветераны Мәгъсүмҗан Закирҗановның сигез балалы гаиләсендә җиденче бала булып туган. Үсәли кызы булган үз әнисеннән бик яшьли ятим калган: әнисе Зәйтүнә район үзәгеннән авылга кайтканда ул утырган машина авып, шунда вафат булганРоза Заһидуллина. Зәйтүнә апа ничек куаныр иде! «Татарстан яшьләре». Баскан авылыннан булган Сабира әнисе тәрбиясендә үсә Бәләкәй Әлфәт. «Казан утлары», 2.10.2019. Кече һәм Урта Кирмән авылларына йөреп укый. 1976 елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче булып эшли. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый (1983). Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Бер елдан Уразбахты мәктәбенә директор итеп күчерәләр, 1984—1987 елларда Уразбахты мәктәбе директоры. 1987 елда гаиләсе белән Казанга күченә, мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елда Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә. 1993 елда «» дигән темага педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип. 1995 елдан Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, 1997 елдан доцент булып эшли. 2012 елда «» темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклаган.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә. Рус мәктәпләренең 5 һәм 11 классларында укучы татар балалары өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә катнаша. Татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен дәреслек-әсбаплары басылып чыга: «Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре» (1997), «11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту» (2001), «Сыйныфтан тыш уку дәресләре» (2002). «Татар әдәбияты: теория, тарих» (2004) китабын чыгаруга өлеш кертә. «Татар әдәбияты тарихы» сигез томлык басмасын төзүчеләренең берсеАйгөл Шәйхлисламова. Галимнәр Әлфәт Закирҗанов белән Равил Рахманның зыялы бәхәсе: Татар әдәбиятының кайсы чоры иң кызыклысы? Интертат, 20.05.2019Илдус Фазлетдинов. Әлфәт Закирҗанов: «Татар әдәбияты тарихы сигезтомлыгына Башкортстан вәкилләре дә керә». «Тулпар», 17.05.2019.
Татар әдәбияты тарихына, бүгенге әдәби процесска, әдәби тәнкыйтькә, проза, драматургия мәсьәләләренә караган мәкаләләре «Казан утлары», «Фәнни Татарстан», «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», «Шәһри Казан» һ. б. газета-журналларда басылып килә. 50 дән артык фәнни хезмәт, «Заман белән бергә» тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы (2004) авторыЗаман белән бергә. Татар Иле.
Китаплары Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. К.: ТКН, 2004. ISBN 5-298-00415-1 Татар әдәбияты. Теория. Тарих (автордаш). К.: Мәгариф, 2004. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге (автордаш) К.: Мәгариф, 2007. Яңарыш юлыннан: хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре. К.: ТКН, 2008. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 ― Шәйхи Маннур премиясеМамадышта Кышкы шигырь бәйрәме уза. «Нократ», 15.01. 2019 2023 ― Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әлфәт Закирҗановка Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде. Татар-информ, 16.08.2023 Гаиләсе Хатыны Гөлсинә Данан кызы, Казанның Совет районы 90нчы гимназиясе директоры Гөлсинә Данан кызы Закирҗанова. 90нчы гимназиянең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе. кызы Алия, педагог. Алиянең ире Альберт, геолог. Балалары Искәндәр, Суфия. кызы Люция, психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина институты укытучысы. Искәрмәләр
Әдәбият Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. К.: ТКН, 2009. Мәкаләләр Ирек Нигъмәти. Йөзлек белән туганнар. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, октябрь, 2-5нче бит.
Сылтамалар Закирзянов Альфат Магсумзянович. Сайт КФУ Әлфәт Закирҗанов. tataroved.ru Әлфәт Закирҗанов. «Әдипләр» порталы Әлфәт Закирҗанов. matbugat.ru Список опубликованных работ
Төркем:Укытучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Шәхесләр:Казан университеты Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Профессорлар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Әдәби тәнкыйтьчеләр Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре