Баня Баши мәчете () — Болгариянең башкаласы София шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Аурупаның борынгы мәчетләреннән берсе. 5 гасырга сузылган Госманлы империясе чорында архитектор Синан (1489—1588) тарафыннан төзелгән. София шәһәрендә бердәнбер эшләүче мәчет.
Тарих
Мәчет танылган госманлы архитекторы архитектор Синан тарафыннан проектланган һәм 1576 елда тәмамланган Banya Bashi Mosque. structurae.net. Мәчет исеме «күп мунча» дигәнне аңлатучы «Баня Баши» сүзтезмәсеннән алынган. Мәчетнең үзенчәлеге: ул табигый термаль чыганаклар өстендә төзелгән, хәтта мәчет диварлары янындагы җирдә җилләтү тишекләреннән күтәрелгән күрергә мөмкин.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бинада өлешчә ремонт, буяу, штукатуркалау эшләре башкарылган. Соңгы унъеллыкларда ремонт төрек һәм гарәп вакыфлары ярдәмендә башкарыла. Алар ярдәме белән идән астына җылыту системасы урнаштырылган.
2006 елда болгар ультрамилләтчел әгъзалары мәчеттән азан тавышын яңгыратмауны таләп итеп, каршылык хәрәкәте башлыйлар: мәчет янында чатырлар корып, имза җыю оештыралар.
Тасвирлама Мәчетнең төп бинасы дүртпочмаклы. Бина ике катлы, өске каты хатын-кыз мөселманнар өчен. Диварлары зәңгәр төскә буялган. Мәчетнең диаметры 15 метр булган зур гөмбәзе, манарасы бар. Дүрт почмакта кечкенә башнялар урнашкан. Үзәк гөмбәз аккургаш пластинкалар белән капланган.
Мәчет җомга намазына 700 гә якын, ә Корбан гаетенә 1 200 гә кадәр мөселманны кабул итә ала.
Фотогалерея
Сылтамалар Баня Баши джамия-София. bgpanorama.com Мәчетнең 1914-1941 еллардагы фотосурәтләре
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:XVI гасырда төзелгән мәчетләр Төркем:София мәчетләре