Вена ислам үзәге, имам Гали исемендәге Вена ислам үзәге () — Австрия башкаласы Вена шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмиг мәчете. Австриядә төзелгән манарасы булган беренче мөселман гыйбадәтханәсе Алшарт: мәчет манаралы булырга тиешме? Die Presse, Print-Ausgabe, 25.08.2007. Икенче мәчет 2006 елда Тирольнең Тельф шәһәрендә, өченче мәчет Бад-Феслауда төзелә.

Тарих Австриядә мөселманнарның ~200 гыйбадәт бүлмәләре булса да, манаралы мәчетләре булмый. Мөселман дәүләтләре ярдәме белән 1969 елда Вена мөселманнар җәмгыяте мәчет төзү өчен башкаланың төньягында урнашкан 21нче санлы Флоридсдорф () районында мәйданы 8 300 квадрат метр булган җир участогы сатып ала. Австрия хакимияте башкалада мәчет төзү фикерен хуплый. Акча җитмәү сәбәпле, мәчет төзелешен башлый алмыйлар. 1975 елда Согуд Гарәбстаны короле (1906—1975) мәчет төзелешен финанслауны үз өстенә ала. 1977 елның 1 июлендә мәчет архитектор җитәкчелегендә төзелә башлый. Мәчетне 1979 елның 20 ноябренда Австрия президенты (1915—2000) ача.

Тасвирлама Мәчетнең манарасының биеклеге 32 метр, гөмбәзенең биеклеге 16, диаметры 20 метрга җитә.

Ислам үзәге директоры булып Согуд Гарәбстанының Венадагы илчелеге хезмәткәре тора. Вена ислам үзәге, нигездә, Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан финанслана торган таяна Das Islamische Zentrum Wien. Вена ислам үзәге ислам дине руханиларын әзерләү өчен рөхсәт алган.

Фотогалерея

Сылтамалар Islamic Center in Austria

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Австрия мәчетләре Төркем:1979 елда төзелгән мәчетләр