Гибралтарда ислам () — Гибралтар бугазында урнашкан Бөекбритания биләмәсе Гибралтар территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Гибралтар халкының (33 701 кеше) 4,1 % ы (1 150 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . Башка мәгълүматлар буенча, Гибралтар халкының 7 проценты мөселманнар Ibrahim-al-Ibrahim Mosque. Gibraltar.com.

Тарих Гибралтарны гарәпләр 711 елда яулый, шул вакыттан ярымутрау Европада Ислам плацдармы булып торган. Мавр хәрби җитәкчесе хөрмәтенә ярымутрау Җәбәл әл-Тарик (ягъни Тарик тавы, гарәпчә جبل طارق‎‎) дип аталган. Гибралтар атамасы шуннан килеп чыккан, дип санала. Күп гасырларга сузылган хакимлеге ярымутрау мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган.

1462 елда Испания әлеге җирләрне басып ала, ләкин 1704 елда Гибралтарны инглиз гаскәрләре яулап ала. 1713 ел килешүе нигезендә, Гибралтар Бөекбритания кул астындагы җир булып таныла.

1830 елда Гибралтар колония статусын ала. 1967 елның 10 сентябрендә үткәрелгән референдумда Гибралтар ватандашлары Бөекбританиядә калу өчен тавыш биргәннәр.

Гибралтар халкының төп аермаларының берсе — этник төрлелек. Ул Европа һәм Төньяк Африканың төрле милләтләреннән барлыкка килгән. 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бөекбритания буенча 42 миллионга якын кеше (халыкның 72 проценты диярлек) үзләрен христианнар итеп санаган. 1,6 миллионга якын кеше (2,7 процент) үзен мөселман дип атаган 2006 Report on International Religious Freedom. United Kingdom. Гибралтарлылар Мөселманнар Гибралтарда халыкның бер өлешен күптән түгел генә күченгән легаль һәм легаль булмаган мигрантлар — Һиндстан, Пакистан ватандашлары, гарәпләр, кара тәнлеләр тәшкил итә. Дин буенча: католиклар — 70 %, англикан чиркәве тарафдарлары — 8 %, мөселманнар — 4,1 %, яһүд динендәгеләр — 2,1 %, һинд дине тарафдарлары – 1, 79 % (2001GOVERNMENT OF GIBRALTAR. CENSUS OF GIBRALTAR 2001. Башка мәгълүматлар буенча, Гибралтар халкының 7 проценты чамасын мөселманнар тәшкил итә Ibrahim-al-Ibrahim Mosque. Gibraltar.com.

Мәчет

Гибралтарның бердәнбер мәчете — Ибраһим әл-Ибраһим мәчете (башка исемнәре: Ике изге мәчетне саклаучының мәчете, Король Габделгазиз Әл-Согуд мәчете) — Согуд Гарәбстаны короле бүләк иткән гыйбадәтханә, Европаның иң көньягындагы мәчет, христиан илендәге (мөселмаган булмаган илдәге) иң зур мәчет. 1997 елның 8 августында Согуд Гарәбстаны короле гаиләсеннән дәрәҗәле кунаклар катнашында рәсми рәвештә ачылган. Мәчет эчендә мәктәп, китапханә, лекцияләр залы бар. Тыштан караганда гади кебек тоелса да, мәчет дизайны үзе шактый катлаулы. Аның 985 квадрат метр мәйданлы беренче катында алты сыйныф бүлмәсе, конференц-зал, китапханә, кухня, тәһарәтханә, караучы бүлмәсе, морг, кайбер административ бүлмәләр һәм имам йорты урнашкан. Икенче катта — 480 квадрат метр мәйданлы гыйбадәт залы. Манарасының биеклеге 71 метр Ибраһим әл-Ибраһим мәчете турында Гибралтар сайтында.. Искәрмәләр

Сылтамалар Gibraltar Population 2020 Гибралтар хөкүмәтенең рәсми сайты Гибралтар турында тулы мәгълүмати портал

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Гибралтарда ислам Төркем:Гибралтарда дин Төркем:Бөекбританиядә ислам