Гөргөри кияүләре — драматург Туфан Миңнуллинның Гөргөри кияүләре әсәре буенча куелган ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия.

Тарихы Спектакль беренче тапкыр 1995 елның 21 маеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ренат Еникиев куелышында режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафынан сәхнәләштерелә башлый.Камал театры. Гөргөри кияүләре. Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән җырлы-биюле тамаша. 2013 елда Буа сатира театры тарафыннан да сәхнәгә куела.Буа сатира театры.«Зятья Гэргэри» («Гөргөри кияүләре»).

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан 2014 елдан куела башлый.Альбина Хәлиуллина.М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Театр кая илтә?.

Спектакльне шулай ук Башкортстанның Гафури халык театры да сәхнәгә куя.Әй театр, илһамым һин минең.

Эчтәлеге «Гөргөри кияүләре» спектакле тулысынча халык күзалланышы буенча ясалган. Игътибар үзәгендә керәшен татарлары йолалары күрсәтелгән.Зайнуллина Г. И. Элементы соц-арта и постсоц-арта в татарском драматическом театре на рубеже ХХ–ХХI веков: дис.канд. искусствоведения. – М., 2010. – С. 90.

Үрбаш авылы кешесе Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә кияүгә чыгып, аерылып, атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан кыз йортына яучы җибәрүләр, кияүләр арасында көрәш, җыр, бию буенча сынашулар башлана.

Искәрмәләр

Чыганаклар Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 4 том, 46-82 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Татарча спектакльләр Төркем:Әлифба буенча спектакльләр