Золотарев археологик шәһәрчеге - III—IV гасырларга, VIII—XIII гасырларга караган археологик һәйкәл, Идел Буе Болгарының чик буе шәһәрчеге, Сүрә елгасы өслекләрендә, Медоевка елгасы ага торган чокыр буйлап, Пенза өлкәсенең Золотарев шәһәр тибындагы бистә үзәгеннән 0,5 км төньяк-көнбатышка таба урнашкан Рәсми сайттан мәгълүмат файдаланылды Пенза өлкәсе Хөкүмәте сайты . 1237 елда көнбатышка таба барган монгол гаскәрләре һәм бортаслар-болгарлар арасында зур сугыш була.
Археологик тикшеренүләр Шәһәрчек 1882 елда Ф.ф. Чекалин (1844-1893) тарафыннан ачыла. 1952-1978 елларда М.Р. Полесскийның археология экспедициясе шәһәрне өйрәнүне дәвам итә. 1000 м² артык мәдәни катлам ачылган, бу исә шәһәрчекнең яшәү вакытын һәм аның мәдәни кирәк-ярагын билгеләргә мөмкинлек биргән. Биредә үзәктә куәтле ныгытма булган. Шәһәрчек 20 м биеклектә урнашкан. Золотарев авыл җирлегенең гомуми мәйданы 14 га, бу борынгы рус шәһәрләре белән чагыштырырлык. Шәһәрчекнең мәйданы якынча 2,5 га.
1998-2000 елларда шәһәр янында проф. Г. Н. Белорыбкин җитәкчелегендә археологик экспедиция тарафыннан өч яңа торак урыны һәм шәһәрне ныгытуның яңа системасы ачылды һәм тикшерелде. Золотарев шәһәрчегендә даими рәвештә археологик казу эшләре алып барыла, алар борынгы йортларның төзелешен ачыкларга ярдәм итә Рус Помпеялары ничек күмелгән."Россия газетасы" - атна № 3388, 24 гыйнвар 2004 ел. Экспедиция базасында балалар археологик лагере эшли.
Шәһәр тарихы Заманча күзаллаулар буенча, җирлекнең борынгы яшәеш чоры III-IV гасырларга карый, моңа шәһәрчекнең әвәләп ясалган керамикасы да дәлил булып тора. VIII гасыр—X гасырларга кагылышлы археологик табылдыклар мордва халкы белән шәһәрчекне бәйләргә ярдәм итә. Бу савыт-саба гына түгел, бизәнү әйберләре, хезмәт кораллары, кораллар да була. Бу чорда Золотарев шәһәрчеге көньяк һәм көнчыгыш кавемнәр белән киң элемтәләргә ия булган, диеп фаразлана.
X гасырда шәһәрчек бортаслар кулына күчә, соңрак, XI гасырда Идел буе Болгары составына керә. XI-XIII гасырларда биредә бортаслар, болгарлар, мордвалар яшәгән. Шәһәрчекнең сәяси һәм сәүдә әһәмияте аның Болгардан Киевка бара торган юл өстендә урнашуына бәйле. Сәүдә кәрваннарына Золотарев шәһәрчегеннән Биләргә кадәр тач 4 көн юл, кире якка, Киевка кадәр — 17 көн юл узарга кирәк. XII гасыр Золотарев шәһәрчегендә Енисейдан аскиз мәдәниятенең хәрби вәкилләре барлыкка килә (аларның шулай ук монголларга ияреп килгән ярдәмче гаскәргә керүе дә ихтимал).
1237 елда урта гасыр болгарлар һәм бортасларның монгол гаскәрләре белән сугыш башлана. Монголлар шәһәрне алып яндыралар, халкын кырып, исән калганнарын әсирлеккә алып китәләр. Биредә 2000гә якын кеше һәлак булган, дип санала. Г. Н. Белорыбкин фикеренчә, монгол гаскәрләренә биредә бик көчле каршылык күрсәтелә. Бу урында кешеләр калмый, кала һәм сугыш кыры урыннарын куе урман каплый.
Хәзерге вакытта шәһәрчек территориясендә сугышларны реконструкцияләү буенча экскурсияләр үткәрелә.
Фильмнар
"Алтын атучы Батыйны эзләу" документаль фильмыАлтын атучы Батыйны эзләу" документаль фильмы, 2004 "Урта гасыр сугышлары. I фильм . 1237 ел." документаль фильмыУрта гасыр сугышлары. I фильм . 1237 ел." документаль фильм, 2009
Кызыклы фактлар Золотарев шәһәрчеге казылмаларыннан ясалган битлек-амулет шәһәрчекнең символына һәм Пенза районы флагының төп фигурасына әверелде.
Искәрмәләр
Әдәбият Белорыбкин Г. Н. Золотарев шәһәрчеге . СПб.- Пенза. 2001. 200 б.
Шулай ук карагыз
Пенза өлкәсе Сидоровское археологик шәһәрчеге Кашан Сувар Сәмәндәр
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Идел буе Болгары