Юрий Александров, Юрий Исаак улы Александров (, 1950 елның 7 феврале, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — опера режиссёры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФ халык артисты (2008), Казакъстанның (2006) һәм Татарстанның (2020) Дәүләт, «Алтын битлек» (1998, 1999) милли театр премияләре лауреаты. Россия музыка театрлары ассоциациясе президенты.
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 7 февралендә Ленинградта туган. 1974 елда «пианист» белгечлеге (профессор Л. Б. Уманская классы) буенча тәмамлаган, 1977 елда музыка режиссурасы факультетында диплом алган (доцент М. Д. Слуцкая классы). Диплом спектакле — Белоруссия ССР дәүләт академия Зур театрында куелган «Дон Паскуале» операсы.
1978 елдан бүгенге көнгә кадәр белән хезмәттәшлек итә.
1987 елда Ю. Александров инициативасы белән Санкт-Петербургта «Санкт-Петербургъ Опера» камера музыка театры оештырыла Юрий Александров. Санкт-Петербургъ Опера. Иҗаты Юрий Александров — Россиядә һәм чит илләрдә эшләүче опера режиссеры: аның спектакльләре АКШ («Пики дамасы», «Мазепа»), Италия («Черевички», «Турандот», «Борис Годунов»), Төркия («Кенәз Игорь», «Евгений Онегин»), Литва («Дон Җованни»), Латвия («Мәхәббәт эликсиры»), Молдова («Адриенна Лекуврер»), Беларус («Һофман әкиятләре»), Казакъстан (Т«равиата», «Евгений Онегин») театрлары афишаларында, шул исәптән («Турандот», 2003; «Борис Годунов», 2005), («Мазепа», 2006), һәм дөньяның башка мөһим опера сәхнәләрендә тәкъдим ителә Yury Alexandrov (Stage Director) .
Россия (Зур театр, Чабаксар, Самар) һәм чит ил (Минск, Кишинев, Рига, Вильнюс) опера театрларында 200 дән артык спектакль куйган.
2009 елдан 2013 елга кадәр Карелия музыка театрының сәнгать җитәкчесе буларак Петрозаводскида опера спектакльләре куйган: 2009 — Дж. Верди «Травиата», 2010 — П. И. Чайковский «Евгений Онегин», 2011 — Ж. Бизе «Кармен», 2012 — Дж. Пуччини «Мадам Баттерфляй», 2013/14 — П. И. Чайковский «Пики дамасы» Юрий Александров. Министерствао культуры Карелии.
Казакъстан хөкүмәте үтенече буенча Астанада Күләш Байсәетова исемендәге Милли опера һәм балет театрын () төзүдә актив катнаша. Юрий Александров — әлеге театрга нигез салучыларның берсе һәм аның сәхнәсендә барган «Травиата», «Риголетто», «Аида» Джузеппе Верди, «Чио-Чио-сан», «Тоска» Джакомо Пуччини, Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» һ. б. спектакльләрне куючы режиссер.
Юрий Александров Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итә. Аның спектакльләре Казанда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә бара (Доницеттиның «Мәхәббәт эликсиры», Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсының дөнья премьерасы).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1987 — Санкт-Петербургның «Алтын софит» югары театр премиясе — Д. Шостаковичның «Уенчылар-1942» операсын куйган өчен («музыкаль театрда иң яхшы режиссер эше өчен» номинациясе) 1997 — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе 1998 — «Алтын битлек» премиясе — З. Маттусның «Корнет Кристоф Рильке һәм мәхәббәт турында җыр» спектаклен сәхнәгә куйган өчен («1998 елда Россиянең иң яхшы опера спектакле» номинациясе) 1999 — «Алтын битлек» премиясе — Сергей Прокофьевның «Сергей Котко» операсын сәхнәгә куйган өчен 2003 — Дуслык ордены (РФ) 2006 — Казакъстан Дәүләт премиясе — Еркегали Рәхмәдиевның «Абылай хан» операсын (1999) Астана театрында сәхнәгә куйган өчен 2006 — Казакъстанның 2нче дәрәҗә Достык ордены 2008 — РФ халык артисты 2019 — Почет ордены (РФ) 2020 — Тукай премиясе — «Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсын сәхнәләштерү өчен»Айрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. Тукаевская премия – 2020: среди лауреатов – авторы «Сююмбике» и писатель Осокин. БИЗНЕС Online, 25.04.2020
Гаилә хәле Өйләнгән, кызы – музыкант (арфада уйнаучы).
Сылтамалар Юрий Александров Юрий Александров Yury Alexandrov (Stage Director). bolshoimoscow.com
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча режиссёрлар Төркем:Россия режиссёрлары Төркем:Театр режиссёрлары Төркем:Опера режиссерлары Төркем:XXI гасыр опера режиссерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Казакъстанның Достык ордены кавалерлары Төркем:Казакъстан Дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре