Негара мәчете ( — Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 1963 елдан илнең милли мәчете исемен (Masjid Negara Malaysia) йөртә.
Тарих 1957 елда Малайзия Бөекбританиядән бәйсезлек алгач, яңа хөкүмәт икътисад, социаль өлкә һәм архитектура өлкәләрендә үсеш программаларын актив гамәлгә ашыра башлый. Үсеш программалары Малайзиянең яңа прогрессив мәдәниятен һәм демократиянең казанышларын күрсәтергә тиеш була. 1957 елда ил бәйсезлеге символын гәүдәләндерүче милли мәчет төзү идеясе туа. 1958 елның мартында яңа мәчетне бәйсез Малайзия Федерациясенең беренче премьер-министры хөрмәтенә Тунку мәчете дип атарга карар ителә, тик ул баш тарта һәм мәчетне Негара мәчете (Masjid Negara, Милли мәчет) дип атарга тәкъдим итә.
Архитектурасы Мәчет төп намаз залында 8 мең, барлык комплекста 15 мең кешене сыйдыра һәм җомга көннәрендә аеруча тулы була. Мәчетнең 73 метр биеклектәге манарасы һәм 16 кырлы йолдыз формасындагы гөмбәзе бар.
Фотогалерея
Сылтамалар Masjid Negara Моны да карагыз Малайзиядә ислам Путра мәчете Индонезиянең милли мәчете
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Малайзия мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:1965 елда төзелгән мәчетләр